Россия ватандашлар сугышы (1917—1922/1923) — Февраль һәм Октябрь инкыйлабыннан соң элекке территориясендә килеп чыккан сәяси, этник һәм социаль төркемнәр арасында ватандашлар сугышы.
Хронологик чикләр Тикшеренүчеләрнең күпчелеге сугышны 1917 елның 25 октябрендә (7 ноябрендә) (Октябрь инкыйлабы барышында Петроградта сугышлар була) башланган дип саныйлар, ә аның ахыры — 1922 елның октябрендә Владивостокны алу дип билгелиләр («кызыллар» соңгы антибольшевик учагын тар-мар итәләр).
Гражданнар сугышын өч этапка бүлергә мөмкин: Беренче дәвер (1917 ел октябре — 1918 ел ноябре) — каршы торган яклар үзләренең хәрби көчләрен оештыралар. Бер үк вакытта Беренче бөтендөнья сугышы бара, бу Дүртлек союзы һәм Антанта илләренең дә сугышта катнашуына сәбәп булган. Икенче дәвер (1918 ел ноябре — 1920 ел марты) — «кызыллар» һәм «аклар» арасында төп бәрелешләр бара, сугышта борылыш «кызыллар» ягына чыга; сугыш хәрәкәтләре бөтен Россия территориясен каплап ала; Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану аркасында, интервентлар үз гаскәрләрен чыгара. Өченче дәвер (1920 ел марты — 1922 ел октябре) — төп көрәшләр Россиянең чик өлешләрендә бара.
1922 елның октябреннән соң да көрәшүне дәвам итәләр: А. Н. Пепеляев генерал-лейтенантның Себер иреклеләр дружинасы (рус. Сибирская добровольческая дружина) (Якутск краенда); старшина Бологовның казаклар ы (Никольск-Уссурийский районында). Камчатка һәм Чукоткада совет хакимияте 1923 елда урнаштыра.
Урта Азияда басмачлар 1932 елга кадәр хәрәкәт итәләр, кайбер сугышлар һәм операциялар 1938 елга кадәр бара.
Алшартлар 1917 елның 27 февралендә бер үк вакытта Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты (рус. Временный комитет Государственной думы) һәм Петроград эшче һәм солдат депутатлары шурасы (рус. Петроградский совет рабочих и солдатских депутатов, Петросовет) барлыкка килә. 1 март Петросовет гаскәрләрдә бер генә кеше тарафыннан идарә итүне юкка чыгара торган «Боерык № 1»ны бастырып чыгара. Бу боерык буенча солдат комитетлары корал белән идарә итү хокукын алалар.
2 мартта Россияның императоры Николай II, үзе һәм улы Алексей исеменнән, бертуганы Михаил Александрович файдасына тәхеттән баш тарта. Михаил Александрович исә Бөтенроссия оештыру җыены () Россиянең язмышын хәл итсен, дип, тәхеткә хокукын кире кайтара. 2 мартта Петросоветның башкарма комитеты Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты белән Вакытлы хөкүмәт (рус. Временное правительство) оештыру турында килешү төзиләр
10 мартында юкка чыккан полиция департаментына алмашка, апрель аенда җирле шуралар каршында эшчеләр милициясе (Кызыл гвардиясе) лары формалаша. 1917 елның маеннан Көньяк-Көнбатыш фронтта Корнилов (8нче армиянең сәргаскәре) генералы ирекле берләшмәләр («корниловчылар») оеша башлый.
Июльдә, хөкүмәткә каршы демонстрациялардан соң, А. Ф. Керенский, Вакытлыча хөкүмәтнең рәис министры, большевиклар партиясен тыя, фронтта яңадан үлем җәзасын торгыза.
27 августта Керенский министрлар кабинетын тарата, диктатор хокукларнын йөкли, Корниловны Баш сәргаскәре вазифасыннан чыгара; алданрак исә ул ук Петроградка таба җибәрелгән генерал Крымов корпусының хәрәкәтен туктатуны таләп итә.
1917 елның сентябрь-октябрь айларында большевиклар фиркасенең абруе һәм саны туктаусыз үскән. Эре сәнәгать үзәкләренең, Балтыйк флотының, шулай ук Көньяк һәм Көнбатыш фронтларның шуралары большевиклар контроле астында була.
Беренче сугышның чоры (ноябрь 1917 — ноябрь 1918)
Большевикларның хакимияткә килү һәм эчке сәясәте
Октябрь инкыйлабы right|thumb|100px|Александр Керенский Петрограда хәлне «Күтәрелеш» дип билгеләнгәч, хөкүмәтнең башлыгы Керенский Петроградтан аның (хөкүмәтнең) ярдәмгә чакырып алган гаскәрне каршылау өчен Псковга чыгып китте. 25 октяберндә Духонин генералы фронтларның сәргаскәрләренә һәм казак атаманнарга өметле казак частьләрне Петроградка һәм Мәскәүгә походка, большевикларның чыгышны хәрби көчләре белән бастырырга өчен бүлеп бирергә приказны бирә.
25 октябрьның кичендә Петроградта II Советларның съезды ачылган, соңыннан ул иң югары кануннар чыгара торган орган дип игълан иткән. Меньшевикар һәм эсерлар, большевик түнтәрелешне танымау аркасында, съездны ташлап киттеләр, һәм "Ватанны һәм инкыйлабны коткару комитет"ны (рус. Комитет спасения Родины и революции) оештырдылар. Большевикларны сул эсерлар фракциясе генә яклады, алар беренче совет хөкүмәтендә берничә урын алдылар.
Беренче съездның карарлар шундый иделәр: Тынычлык турында декреты — Солых декреты (рус. Декрет о мире), Җир турында декрет (рус. Декрет о земле), фронтта үлем җәзаны юкка чыгару. 2 ноябрьдә съезд Россия халыкларының хокуклар декларациясен (рус. Декларация прав народов России) бу декларациядә милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын игълан иткән. 25 октябрьдә, 21:45 сәгатендә, кызылгвардиячеләр, матрослар һәм Петроград гарнизонның частьлары Кышкы сарайны штурм белән алдылар. Зур бәрелешләр булмаган, Вакытлыча хөкүмәте әгъзалары арестка алынган булган.
Бу вакытта, Псковда сизелерлек ярдәмне алмагач, Керенский Остров шәһәрендә фатирда торган Краснов генералга бара. Беркадәр икеләнүдән соң Островдан Петроградка Красновның 3нче ат корпусының частьләре 700 кеше гомуми саны белән хәрәкәтне башладылар. 27 октябрьдә алар Гатчинаны, 28 октябрьдә — Патша Авылны алдылар, ә 29 октябрьдә Петроградта юнкерлар, «Ватанны һәм инкыйлабны коткару комитет» җитәкчелеге астында күтәрелешне оештыралар, әмма аны большевиклар М. А. Муравьёв җитәкчелеге астында шактый тиз бастырып ителгәннәр. Краснов «кызыллар» белән сугыш хәрәкәтләр туктау турында сөйләшүләрне башлады; шул вакытта Керенский качып китә. Краснов кызыл лар җитәкчесе Дыбенко белән казаклар ларның тоткарлыксыз чыгару турында сүз куешты.
Кадетлар фиркасе кануннан тыш игълан ителгән, 28 октябрендә аның җитәкчеләрне арестка салганнар, кадет газеталары ябылганнар иде.
Оештыру җыелышы
Оештыру җыелышына (рус. Учредительное собрание) сайлауларда (ноябрь 1917) большевиклар өчен сайлаучыларның ~25 % гына тавыш бирделәр. Җыелышның утырышы Петроградта 1918 елның 5 гыйнварында башланган. Эсерлар «Хезмәт итүче һәм изелгән халыкның хокуклар Декларациясе» турында фикер алышу баш тартудан соң, большевиклар, сул эсерлар һәм кайбер милли фиркадән делегатлар утырышны ташлап киттеләр. Бу җыелыш кворумсыз узган, ә аның карарлары канун сыйфатына кермәгән. Шулай булуга карамастан, эсерлар җитәкчесе Виктор Чернов рәислегендә эшен дәвам итәләр һәм II Совет съездының карарларын юкка чыгаралар.
5 гыйнварда Петроградта һәм 6 гыйнварда Мәскәүдә Оештыру җыелышын куып таратуга каршы митинглар ут белән куылалар. 18 гыйнварда III Советлар съезды Җыелышка рөхсәт бирә. Оештыру җыелышының яклавы — Аклар хәрәкәте шигарьләренең берсе булган.
Сул эсерларның күтәрелешләре (1918) Октябрь инкыйлабыннан беренче вакытта сул эсерлар большевиклар белән бергәләп Кызыл Армия барлыкка китерүдә, ВЧК (Бөтенроссия гадәттән тыш комиссия, Всероссийская чрезвычайная комиссия) эштә катнаштылар.
Аерылу 1918 елның февральда чыкты: БҮБК утырышта алар Брест солыхына, ә IV Советлар съездта — аның ратификацияга каршы тавыш бирделәр. Үзенекен итү алмагач, сул эсерлар Совнарком эченнән чыктылар һәм большевиклар белән үзара килешү өзү турында игълан иттеләр.
V Советлар съездында большевиклар, эсерларның каршылыгына карамастан, 10 июльдә беренче пролетариат дикатурасын игълан иткән Совет Конституциясе кабул иттеләр. Бу белән риза булмаганнар, эсерлар актив хәрәкәтләргә күчтеләр.
1918 елның 6 июльдә Яков Блюмкин (эсер) Мәскәүдә Германиянең илчене Мирбахны үтерә, Мәскәүдә, Ярославльда, Мөрәмдә, Рыбинскта, Ковровда күтәрелешләр башлана. 10 июльдә сул эсер Муравьёв Кызыл гаскәрнең Көнчыгыш фронтында фетнәне күтәрә, ләкин аны һәм аның штабны сөйләшү сылтавы белән тозакка хәйләләп кертәләр һәм үтерәләр. 21 июльгә кадәр большевиклар бу күтәрелешләрне бастырганнар.
30 августта эсерлар Ленинны үтермәкче булганнар, Петроград ЧКның рәисне М. Урицкийны үтерәләр. 5 сентябрьдә большевиклар "кызыл террор"ны — масса-күләм сәяси дошманнарны репрессияләрне игълан иттеләр. Бер генә төн эчендә Мәскәүдә һәм Петроградта 2200 кеше үтерелгән.
Совет хакимиятен фронтта һәм тылда урнаштыру
Большевиклар һәм хәрәкәттәге армия
1917 елның 15 ноябрендә большевиклар иске армиянең демобилизация турында боерык чыгаралар.
Генерал-лейтенант Духонин, Керенский качканнан соң, Югары Башсәргаскәр вазифаларын башкаручы, боерыкларны үтәүдән баш тартты; 19 ноябрьдә ул Деникин һәм Корнилов генералларна тоткынлыктан коткара.
Балтыйк флотта большевик хакимиятен алар контроль астына алынган Центробалт (Балтыйк флотның үзәк комитеты, Центральный комитет Балтийского флота) урнаштырды һәм бөтен флотның көчләрне Петроградның ВРКга (Военно-революционный комитет) бирде. Төньяк һәм Көнбатыш фронтларда да большевиклар үзен хакимиятен урнаштырдылар.
Бөек Башсәргаскәр вазифаларын башкаручы Духонин арестка сала, 3 декабрьдә аны үтерәләр. Бөек Башсәргаскәр урынга Совнарком прапорщик Николай Крыленконы билгеләде. 20 ноябрьдә ул сугыш хәрәкәтләрнең туктау турында игълан итә.
Көньяк-Көнбатыш фронтта да ВРК оештырылган (рәисе — Разживин Г. В.). Румыния фронтта 1917 елның декабрендә Совнарком фронт комиссар урынына С. Рошальне билгеләде, ләкин «аклар», Дмитрий Щербачев (фронтның сәргаскәр) генералның җитәкчелеге астында, актив хәрәкәтләргә күчтеләр: фронтның һәм кайбер гаскәрләрнең ВРК әгъзаларын арестка салалар, ә Рошальне атып үтерәләр. Армиядә хакимият өчен кораллы көрәш тагын ике ай дәвам иткән, ләкин герман оккупациясе большевикларның Румыния фронтында хәрәкәтләрен бетерде.
1917 елның 23 декабрьдә Тбилисида Кавказ гаскәрнең съезды ачылды, ул Кавказ гаскәрнең край Советын сайлаган (рәисе — большевик Григорий Курганов).
1918 елның 15 гыйнварда совет хөкүмәте Кызыл Армия, ә 29 гыйнварда — Кызыл Флот иреклеле принципларда барлыкка килүе турында әмер чыгара. Совет хөкүмәткә контроль астына алынмаган урыннарга кызылгвардиячеләр лары юнәлдерделәр. Көньяк Россия һәм Украинада бу ларны Владимир Антонов-Овсеенко, Көньяк Уралда — Пётр Кобозев, Белорусияда — Рейнгольд Берзин.
21 мартта Кызыл Гаскәрнең командирлар составының сайланып куелуы юкка чыгарылган. 29 майда гомуми хәрби бурычка таянып Кызыл Армиясе барлыкка килә. thumb|330px|Россиядә гражданнар сугышы
Совет хакимиятенең урнаштыру. Большевикларга каршы көчләрнең оештыру
Үзәк Россия Петроград күтәрелешнең уңышлыгы хакимиятенең большевикларга кичү башланды. Россиянең үзәк районнарда Советлар әле Октябрьга кадәр большевиклар контроледә иделәр, шуңа күрә совет хакимияте монда шактый җиңел урнаштырды. Тула, Калуга, Түбән Новгород шәһәрләрдә бу процесс авыррак уза иде. Ләкин, кораллы лар белән иң мөһим позициялар алгач, большевиклар Советларның «яңадан сайлауны» ирештеләр һәм хакимиятне үзенә алдылар.
Идел буе Казанда хәрби округның сәргаскәрлеге, социалистик фиркаләр һәм татар мииләтчеләр большевиклар яклы әртиллирия бригаданы коралсызландырырга омтылуны тырыштылар, ләкин кызылгвардиячеләр инде тимер юл вокзалны, почтаны, телеграфны, банкны алдылар, Кремльне камап алдылар, округның хәрби сәргаскәрне һәм Вакытлыча хөкүмәтнең комиссарны арестка салдылар; 8 ноябрьдә большвеиклар шәһәрне алдылар. Валериан Куйбышев җитәкчелеге астында большевиклар Самарны шулай ук 8 ноябрьдә адылар. 1918 елның февральга Совет хакимияте бөтен Идел буенда урнаштырырыла.
Финляндия 1917 елның 18 декабрендә совет хөкүмәте Финляндияның бәйсезлеген танылды, ләкин бер ай үткәч, Финляндияның көньякта большевик хакимияте урнаштырырган.
1917 елның 7 — 8 ноябрендә большевиклар Нарвада, Рөвелдә, Юрьевда, Пярнуда, ә ноябрь ахырында — бөтен алманнар белән оккупацияләнмәгән Прибалтика территориядә хакимиятен алганнар.
Белорусия 22 ноябрендә Белорусия Радасы совет хакимиятен танымады; 15 декабрьдә ул Бөтенбелорус конгрессын җыйды, ул да Совет хакимиятен танымады.
1918 елның гыйнвар-февральдә большевикларга каршы Довбор-Мусницкий поляк корпусның күтәрелеше бастырган; Белорусиянең эре шәһәрләрдә большевиклар хакимиятен алдылар.
Украина