Каракүл районы (, ) — Удмуртиянең көньяк-көнчыгышта урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Каракүл авылы.

География

Чиктәшлек ЯкРайон яки регионКөньякКөнбатыш ТатарстанТөньяк-көнбатыш Камбарка районыТөньяк Сарапул районыКөньяк Татарстан

Район Сарапул калкулыгында урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Зур Емаша, Кобылка, Буториха, һ.б. елгалар

Тарих Каракүл районы 1923 елда эксперименталь районы буларак барлыкка килгән; бер ел узгач соң ул юкка чыгарыла. 1926 елда район яңадан оеша, 1931 елда Сарапул районы белән берләштерелә. 1935 елның февральендә район өченче тапкыр барлыкка килә.

1937 елда Каракүл районы Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына тапшырыла. 1963—1965 елларда район чираттагы тапкыр юкка чыгарлган, аның территориясе Сарапул авыл районына кертегән. 1965 елда район дүртенче тапкыр барлыкка килгән.

Халык 1959 1970 1979 1989 2002 2010 14 804 15 911 14 408 14 620 13 835 12 230 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 72,9%72,7% чирмешләр 17,1%17,9% арлар 4,1%4,1% татарлар 3,7%3,2%

Административ бүленеше Арзамасцево авыл җирлеге Боярка авыл җирлеге Быргында авыл җирлеге Вятское авыл җирлеге Галаново авыл җирлеге Каракүл авыл җирлеге Колесниково авыл җирлеге Кулюшевское авыл җирлеге Кече Калмаши авыл җирлеге Ныргында авыл җирлеге Пинязь авыл җирлеге Чоганды авыл җирлеге

Социаль инфраструктура 14 мәктәп, Каракүлда мәктәп-интернат, 10 балалар бакчасы, №27 профессиональ училищесы эшли; хастаханә, 9 фельдшер-акушерлык пунктлары да бар. Шулай ук районда 19 мәдәният йорты, 16 китапханә, балалар сәнгать үзәге, картлар йорты һәм Каракүл районның тарих музее эшли.

Икътисад thumb|right|150px|Каракүл яныныда Чулман елгасы Икътисадның нигезе - файдалы казылмаларның чыгару. Удмуртия территориядә нефтьның 25% өлеше Каракүл районында чыгарыла.

Искәрмәләр

*