Кыяс районы (, ) — Удмуртиянең көньягында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Кыяс авылы. Авыл исеме Кыяс дигән ( - хөкем) кеше исеменнән килә.

География

Чиктәшлек ЯкРайон яки регионТөньяк Кече Пурга районыКөнбатышКөньякКөньяк-көнчыгыш ТатарстанКөнчыгыш Сарапул районы

Район Сарапул калкулыгында урнаша; район җире аша Шихостанка, Медвежинка, Игровка, Крындинка, һ. б. елгалар ага.

Тарих Район 1926 елның 4 ноябрендә Урал өлкәсе (1934 елдан - Свердловск өлкәсе) составында барыкка килә. 1932 елда Сарапул районы составына керә. 1934 елның 7 декабрендә Сарапул районы Киров крае составына тапшырылган. 1935 елда Кыяс районы яңадан барлыкка килә, 1937 елда ул Удмуртия АССР составына тапшырылган.

1963 елда Кыяс районы юкка чыккан, аның авыл советлары Ижау һәм Сарапул районнарга керәләр. 1965 елда район яңадан барлыкка китерелә.

Халык 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970 1979 1989 2002 201019 870 16 585 14 508 13 555 12 603 11 550 10 206

Милли состав Милләт 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2465 2002 20102010 ел сан алу базасы руслар81,4% 55,5% 58,1% арлар14,8% 36,1% 34,5% татарлар 1,5% 5,4% 4,8% чирмешләр1,0% 1,4% 1,2%

Адимнистратив бүленеш Ермолаево авыл җирлеге Илдебай авыл җирлеге Карамас-Пельга авыл җирлеге Кыяс авыл җирлеге Лутоха авыл җирлеге Мушак авыл җирлеге Первомайское авыл җирлеге Подгорное авыл җирлеге

Социаль инфраструктура Мәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп һәм 11 балалар бакчасы ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә күрсәтә. Шулай ук районда 22 мәдәният йорты, 12 китапханә һәм бер музей эшли.

Икътисад Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.

Шәхесләр Григорий Трошин (1874, Мушак - 1938, Праһа), галим-психиатр, Казан университеты профессоры. Искәрмәләр

*