«Алып» (, Улып) — чуаш каһарман эпосы, авторы фольклорчы-шагыйрь Сюин Хведер (Симон Федоров, 1913—2002) тарафыннан 1996 елда нәшер ителгәнЕндеров В. А., Родионов В. Г. Сюин Хведер. Чувашская энциклопедия. Каһарман мифлар, җырлар һәм әкиятләр нигезендә булдырылган. Балалар өчен җайлаштырылган варианты «Улăп халапĕсем» (Алып хикәятләре) 1980 елда дөньяга чыкканУлăп. Çуйăн Хĕветĕрĕ сăвăланă халапсем. Ш., 1980..

Язылу тарихы Чуашларның «Алып» халык эпосының иң тулы варианты 1996 елда дөнья күргән. Эпосны булдырган (20 мең шигъри юллык итеп эшкәрткән) авторы (Симон Федоров, 1913—2002) тарафыннан нәшер ителгән.

1924 елда «Сунтал» (1946 елдан «Ялав») журналында (Авксентьев, 1895—1986) халык әкиятләренә, риваятьләренә һәм җырларына таяна торган чуаш эпосын булдыру кирәклеге турында беренче булып яза. Яңа әсәрне «Улăпиада» дип атарга тәкъдим итә.

1927 елда шагыйрь (Семен Васильев, 1894—1966) «Алыплар» (Улăпсем) поэмасын яза. Поэма «Сунтал» журналының 1927 елгы 10нчы саныда басылган, 1939 елда аерым китап булып чыккан Улăпсем.

1975 елда эпоска ихтыяҗ турында «Ялав» журналында язып чыга.

Эчтәлек Эпос 20 мең шигъри юлны берләштергән кырык җырдан тора. Һәр җыр — чуаш халкының каһарманнарча үткәненә мәдхия (гимн). Игелекле һәм зирәк Алып үз ата-бабаларының иң яхшы сыйфатларын гәүдәләндерә. Ул җир сөрә, көтүләрне йөртә, Ватанын дошманнардан һәм явыз көчләрдән саклый, күк буенча сәяхәт кыла һәм илаһлар белән сөйләшә...

Басмалар «Алып» эпосы чуаш (1996, авторы Хведер Сюин), рус (2009, А. И. Дмитриев тәрҗемәсе)Васильев, Лев. «Улып» заговорил по-русски. — «Советская Чувашия», 17 декабря 2009.Дмитриев Аристарх Иванович. Чувашская энциклопедия, төрек (2012 ел, Bülent Bayram тәрҗемәсе)Чувашский эпос издали на турецком языке . — Ирĕклĕ сăмах. телләрендә нәшер ителгән.

Бүләкләү 2012 – Чуашстан Башлыгының 2012 елның 20 июнендәге Указы белән әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 2011 елгы Чуваш Республикасының Дәүләт премиясе бирелгән – «Алып» чуаш халык эпосын рус теленә тәрҗемә иткән өчен» Писателю, журналисту, переводчику — Государственная премия Чувашской Республики. — 21.06.2012 11:28. Сайт Союза журналистов Чувашии..

Әдәбият Ркаил Зәйдулла. Эпос. «Идел» журналы, 2014 ел, октябрь, 58-59нчы бит.

Сылтамалар Улăп : чăвашсен героикăллă халап-юмахĕ. 1980. I–VII, VIII–XII, XIII–XV бүлекләр. Чуаш балалар-яшүсмерләр республика китапханәсе сайтында

Моны да карагыз Алпамша Гилгәмеш Манас Олонхо Рамаяна Урал-батыр

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча әдәби әсәрләр Төркем:Эпос Төркем:Чуаш мифологиясе Төркем:Төрки мифология