Константин Иванов — чуаш мәгърифәтчесе, чуаш әдәби теленә нигез салган, чуаш әлифбасын төзешкән шагыйрь.

Тәрҗемәи хәл Константин Иванов бик кыска, әмма эчтәлекле гомер кичергән. 1902 елда авылындагы мәктәпне тәмамлый. Бәләбәй шәһәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, Сембердә чуаш «Яковлев» мәктәбенә әзерләнү курсларына урнаша. Ике елдан, 15 яшьтә беренче сыйныфка алына. Нарспи Константин Иванов иҗат иткән «Нарспи» поэмасын (1908) революциягә кадәрге Россиядә чуаш халкының тормыш энциклопедиясе дип атыйлар. “Нарспи” геройлары — ике гашыйк: ирек сөюче Нарспи һәм батыр йөрәкле Сетнер.

Чуаш композиторы Григорий Хирбю, поэмага нигезләнеп, чуаш музыкасының классикасына әверелгән «Нарспи» операсын иҗат иткән Хирбю, Григорий Яковлевич. Чувашская энциклопедия.

Шәрәф Мөдәррис поэманы татар теленә тәрҗемә иткән (1941 елдан да соңга калмыйча)Иванов К. Нарспи : поэма / Константин Иванов ; [пер. Ш. Мударрис]. - Казань : Татгосиздат, 1941. - 88 с. һәм бу тәрҗемә берничә тапкыр басылып чыккан. 2008 елда Ренат Харис поэманың яңа тәрҗемәсен эшләгән.Поэма К. Иванова «Нарспи» переведена на татарский язык

Чуаш дәүләт академия драма театры Константин Иванов исемен йөртә.

Туган авылы Слакбашта егерменче гасыр башында ук төзелгән йортында шагыйрьнең музее урнашкан.

Сылтамалар Иванов К. Нарспи/ Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1958. - 82 б.

Чыганак Онытылмас тәэссоратлар калдырды Чебоксарцы устроили митинг в честь чувашского поэта Слакпуç ялĕнчи сăвăçăн музей-çурчĕ К. В. Иванов çуралнăранпа 120 çул Константин Иванов В. Иванов çурални 100-çул çитнĕ ятпа ЮНЕСКО хăйĕн XXV сессинче 1990 çула Константин Васильевич Иванов çулĕ тесе палăртнă Чăваш Енĕн паллă çыннисем: Иванов Константин Васильевич Константин Васильевич Иванов «Нарспи» аудиокӗнеке шорт-листа кӗнӗ

Искәрмәләр

Төркем:Чуаш шагыйрьләре Төркем:Россия империясе шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Сембер чуаш укытучылар мәктәбен тәмамлаучылар