Br 35 79,904 [Ar]3d104s24p5 Бром Бром (лат. Bromum ) – Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 35нче санында урнашкан химик элемент. Бром тоз тудыргычлар гаиләсенә керә, аның атом массасы 79,904. Бромны 1826 елда, урта диңгез тоз табу урыннарыннан алынган тозлы суны тикшергән вакытта, француз химигы Антуан Жером Балар ача. Бром исеме грек сүзе bromos – тәмсез истән алынган.
Табигатьтә таралышы
Бром җир кабыгының 1,6×10−4%ын (масса буенча) алып тора, 1015-1016 т. тирәсе. Бром – хлорның даими юлдашы. Хлор тозлары ятмаларында бром тозлары (NaBr, KBr, MgBr2) була. Бром диңгез суында эрегән хәлдә була.
Физик һәм химик үзлекләре
-7,2 °С-та, кызыл-коңгырт сары кристаллга әйләнеп, бром ката башлый. Кайнау температурасы 58,78 °С, бром парлары кызгылт-сары төстә була. Сыек бромның тыгызлыгы (20 °С та) 3,1 г/см3. Бром суда аз эри, әмма башка тоз тудыргычларга караганда күбрәк (20 °С-та 100 г суда 3,58 г бром). Органик эреткечләрдә бром бик яхшы эри. Бром каты, сыек һәм газсыман халәттә ике атомлы молекулалардан тора. 800 °С та сизелерлек диссоциация башлана; шулай ук яктылык тәэсирендә дә диссоциация күзәтелә.
Бром атомының тышкы электрон конфигурациясе 4s24p5.
Химик яктан бром бик актив. Бром күкерт, селен, теллур, фосфор, мышаяк һәм сөрмә белән тәэсирләшкәндә, бик күп җылылык бүленә, кайвакыт ялкын да чыгырга мөмкин. Шулай ук бром кайсыбер металлар белән дә (мәсәлән калий һәм әлүмин) кызу тәсирләшә. Металлардан, зур температура һәм дым булганда да, көмеш, кургаш, платина һәм тантал аның белән тәэсирләшмиләр. Бром әче тудыргыч, азот һәм күмер тудыргыч белән зур температурларда да кушылмый. Бу кушылмаларны турытын алып булмый.
Кулланылышы Бромның күп микъдары бромлы этил һәм дибромэтан (бензиннарның детонацияле тотрыклыгын арттыра торган этил сыеклыгына керүче матдәләр) җитештерү өчен кулланыла. Бром кушылмаларын төрле химик анализларда, медицинада кулланалар.
Төркем:Химик элементлар