Мачали (Мәкъсүт, ) — Пенза өлкәсенең Каменка районындагы, Алтавылга керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9

Географиясе Авыл Идел буе калкулыгының көнбатыш читендә, Кикино авыл советы үзәгеннән 7 км көнбатышта һәм Каменка шәһәреннән 29 км көнбатышта Мачали елгасы (Кевда кушылдыгы) ярында урнашкан.

Климаты

Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.

Тарихы

Йомышлы татарлар тарафыннан XVII гасыр ахырында нугайдан чыккан Арслан Полкаевка бирелгән җирләрдә нигез салына. Авылны искемачалилыларTatarica. Татар энциклопедиясе нигезләгән. 1720 елда — Мачалейка авылы, Мәкъсүт авылы дип тә исәпкә алына. 1723 елда — 256 кеше яшәгән. Алар арасында берничә дистә морзалар вәкилләре дә булар. 1762 елда Югары Ломов өязендәге татар авылы, 408 ревизия җаны, шул исәптән татарлар 334, морзалар 74 кеше була. XVIII гасыр ахырыннан авыл Пенза губернасының Чембар өязе составында була, документта «Мочалейка, Кикина һәм Кутеевщина, Решетина һәм Телятина, Кобылкина авылларында» керәшен һәм керәшен булмаган морзалар (ягъни йомышлы татарлар) һәм татарлар (игенчеләр һәм терлекчеләр) яши, аларның 3 мәчете бар дип күрсәтелә.

XVIII һәм XIX гасырларда Мачатка елгасының һәм Тамбов-Пенза зур юлының ике ягында урнашкан. 1782 елда — 181 йорт. 1864 елда — 292 йорт, 4 мәчет, 1877 елда — волость үзәге, 236 йорт, 3 мәчет, 2 кибет, базар була. 1824 елның августында авылга император Александр беренче килә. 1896 елда Мочалейка авылы, Чембар өязе волосте үзәге була, 341 йорттан торган. 1911 елда шул ук Чембар өязе волосте үзәге, бер крестьян җәмгыяте, 346 йорт, 3 мәчет, 4 татар мәктәбе, 4 җил тегермәне, 4 тимерче алачыгы, 3 кирпеч сарае, трактир, 16 кибете була.

1812 ел сугышында мачалилар батырлыклар күрсәткән. Аеруча Алтынбай Акҗигитов, Баюш Дәүләткилдиев. 1824 елда Александр I Пенза губернасына сәяхәт иткәндә, махсус Мачалида туктала. Аңа татар милли бәйгеләре күрсәтелә. Наполеонга каршы сугыш ветераннары Патша исеменә үтенечләрен җиткерәләр. Таләпләре шундый була: татар авыллары өчен аерым вулыс ясарга; Мачалида базар һәм башлангыч мәктәп ачарга. Чыннан да, 1826 елда Мачалида вулыс идарәсе ачыла. Аңа якын тирәдәге барлык татар авыллары, «Алтавыл» кертелә.«История татар Каменского района» И.Гуркин

1928 елдан авыл Урта Идел өлкәсе Пенза округының Чембар районы (1939 елдан Пенза өлкәсенең Каменка районы составында) авыл советы үзәге булып тора. 1955 елда — «Игенче» колхозының үзәк утары. 1980 елларда — «Мочалейский» совхозының үзәк утары. Пенза өлкәсенең 22.12.2010 елгы законы белән Мочалей авыл советы бетерелә, авыл Кикино авыл советы составына керә.

Халкы

Авылда 2004 елда 402 йортта 912 кеше яшәгән. 2011 елда 358 хуҗалыкта 809 кеше.

Милли составы

2002 елгы җанисәп буенча татарлар 99 % тәшкил иткән.

Шәхесләр

Азиз Акҗигитов, Советлар берлеге каһарманы. Закир Тинчурин, ТАССР дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе. Нәзиф Гилдиев, Пенза татарлары «Якташлар» җәмгыяте элекке рәисе. Пенза татарлары тарихчысы. Хәсән Шабанов, шагыйрь, Мачалида беренче совет мәктәбен оештыра.

Заманында Мачали мәдрәсәсендә беренче татар романчысы Муса Акъегет укыган.

Инфраструктурасы Авылда мәчет, мәдәният йорты һәм почта элемтәсе бүлекчәсе бар. Мәдәният йорты каршында «Ак каен» балалар вокаль коллективы эшли.

2016 елга кадәр авылда Азиз Акҗигитов исемендәге урта мәктәп эшләгән.

Мачали мәктәбе Инкыйлабка кадәр биредә вулыс үзәге, казна мәктәбе урнашкан була. 1912 елда ачылган мәктәптә 40 укучы белем алган. Рус телен укыткан өчен бер елдан соң мәктәпкә ут төртәләр. Октябрь революциясеннән соң 1918 елда Мачалида 5 мәктәп ачыла, урам саен бер, ул мәктәпләр чын мәгънәсендә мәктәпләр булмый, чөнки балаларны чиратлашып җыеп авыл йортларында укытканнар. Мачали вулысы беткәч, вулыс бинасын мәктәпкә тапшыралар. Күп еллар шул мәктәпкә якын тирәдәге татар авылларыннан урта белемне алу өчен укырга йөриләр. Классларда 30-дан артык бала укыган. Кызганычка бүгенге көннәрдә мәктәптә балалар бик азайган.

Мачали халкык, алтавылдагы башка авыллар белән бергәләп, болгар токымлы булып санала. Бу авыллар: Качкару, Рәшәтен, Мачали, Кикино, Кабылкин, Тәләтен, Ятмис.

Искәрмәләр

Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары Maçali awılı mäktäbenä Azis Akjigitov isemen birdelär

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Каменка районы торак пунтлары