Шалдавыч (Татар Шалдавычы, ) — Пенза өлкәсенең Спасск районына керүче татар авылы. Шалдавыч елгасы буенда урнашкан.

Тарихы

Авылны касыйм, шацк татарлары нигезләгән була. 1721 елдан Шелдовис авылы буларак билгеле.

1911 елда 2 крестьян җәмгыятьле (рус һәм татар) бер Шалдавыч авылы буларак күрсәтелә. 1955 елда — «Ленин байрагы» колхозының үзәк утары, 1972 елда — «Октябрьский» совхозы үзәге.

Халык саны

1782 елда 71 йорт исәпләнгән.

Авылда 2004 елда 48 йортта 117 кеше яшәгән.

Дин XIX гасыр уртасында 2 мәчет һәм мөселман уку йорты эшләгән. Шалдавычта Пенза өлкәсенең әйләнә-тирә яктагы татар авыллары (Почу, Аккүл-Тараклы, Татар Шуриновкасы, Мачали) һәм Мордовиянең Зубова Поляна районы авыллары өчен бердәнбер мәчет эшли.

Искәрмәләр

Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары

Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Спасск районы торак пунктлары (Пенза өлкәсе)