Э́тнос (), шулай ук этник төркем: тарихи-мәдәни мираслары бер, ошаш телләрдә сөйләшүче, бер төбәктә яшәүче милләтләр, йә халыкларның тотрыклы тупланмасы. уртак мәдәният яки ватандашлык сыйфатларына нигезләнгән иҗтимагый төркем.
Билгеләмә Кешеләрнең берәр этноска караганнарын аларның якын яки ерак уртак туган булган борынгылар (ингл.), охшаш тышкы физик кыяфәте (ингл.), ашлары (ингл.), киенү стилләре (ингл.), бердәм мәдәни мирас, тарих, тел яки диалект, дин, символлары, гореф-гадәтләр (ингл.) яки башка мәдәни факторларның уртаклыгы аркылы билгелиләр. Бер төркемне башка төркемнәрдән уртак этник үзенчәлекләре аркасында аеру процессы, ягъни этник үзбилгеләү үсеше (ингл.), туктамыйча ныгытыла бара.Camoroff, John L. and Jean Camoroff 2009: Ethnicity Inc.. Chicago: Chicago Press.. The Invention of Tradition, Sider 1993 Lumbee Indian HistoriesSeidner,(1982), Ethnicity, Language, and Power from a Psycholinguistic Perspective, pp. 2-3Smith 1987 pp.21-22
Этник чыгыш төшенчәсе кешеләргә үзләрен берәр киңрәк булган төркем белән ассоциацияләргә ярдәм итә алучы әһәмиятле ысул булып тора. Көнбатышның күпсанлы иҗтимагый фәннәр галимнәре, мәсьәлән Фредерик Барт һәм Эрик Вольф кебек антропологлар, этник кемлекне табигый феномен (универсалия) булуын санамый. Алар кешеләрнең үзләрен берәр махсус этник төркемгә кертүләрен үзеннән-үзе түгел, төркемнәр арасындагы үзенчәлекле мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән феномен дип белдерәләр.Fredrik Barth, ed. 1969 Ethnic Groups and Boundaries: The Social Organization of Cultural Difference; Eric Wolf 1982 Europe and the People Without History p. 381 Шундый идентификацияләүнең барлыкка килүен билгеләүче процесслар этногенез дип атала. Этник төркем вәкилләре, гомумән алганда, чорлар аша мәдәни дәвамлылыгын дәгъвалауларына карамастан, тарихчылар һәм мәдәни антропологлар үткәннәр белән бәйләүче дип саналган күп кыйммәт, гадәт һәм төрле иҗтимагый нормаларның дөрестән алганда чагыштырмача якын арада барлыкка килгәнен яки кабул ителгәнен күрсәткән.Hobsbawm and Ranger (1983), The Invention of Tradition, Sider 1993 Lumbee Indian Histories.
Башка төр иҗтимагый төркемнәрдән аермалы буларак, этник төркемнәр гасырлар белән исәпләнгән озын тарихи чорлар дәвамында үзгәрә. Этногенез дәвамында берничә буын эндогам никахка нигезләнгән уртак борынгы бабалары тирәсендә еш милли мифлар, төркемне башкалардан аеручы үзенчәлекләр тирәсендә этник кемлекләре барлыкка килә.The Invention of Tradition, Sider 1993 Lumbee Indian HistoriesSmith 1987 pp. 21–22Seidner,(1982), Ethnicity, Language, and Power from a Psycholinguistic Perspective, pp. 2–3
Этносларның иерархик классификациясе Ыруг — канлы (тугандаш) бәйләнешләрдән торган кешеләр төркеме. Кабилә — беренче җәмгыятьләр барлыкка килгән чордагы җәмгыяви төркем. Халык - кешеләрнең уртак телгә, мәдәнияткә, территориягә, дингә, уртак тарихка һ.б. ия булган бер төркеме. Милләт — көчле кемлеккә ия төркем. Кавем — дини, милли, этник аралашулардан барлыкка килгән, әмма нинди дә булса ыруг-кабилә тирәсендә тупланып яшәгән тотрыксыз этносоциаль төркем. Суперэтнос — килеп чыгышлары белән ошаш, төрле төбәкләрдә яшәүче тугандаш этносларның тотрыклы тупланмасы. Төп төркемнәре: Африкалылар/Каратәнлеләр Американың җирле халыклары Балтлар Герман халыклары Иран халыклар төркеме Кытайлар Малайлылар Меланезиялеләр Микронезиялеләр Папуаслар Полинезиялеләр Роман халыклары Семитлар (гарәпләр һәм яһүдләр) Славяннар Тайлылар Төркиләр Филипин халыклар төркеме Фин-угыр халыклары Һиндлылар
Шулай ук карагыз Россия этник төркемнәре Татар халкының этногенезы Россиялеләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Юрий Семёнов «Этносы, нации, расы» Юлиан Бромлей «К вопросу о сущности этноса» Юрий Семёнов «Этнос, нация, диаспора» Валерий Тишков «Этнос или этничность?» В. И. Козлов О КЛАССИФИКАЦИИ ЭТНИЧЕСКИХ ОБЩНОСТЕЙ Кара-Мурза С. Г. «Теория и практика конструирования народов» Филиппов В. Р. Парадигматика этнологии // Бюллетень Владикавказского института управления. Вып. № 10, 2003 Лев Гумилёв «Этногенез и биосфера Земли» Широкогоров С. М. «Этнос. Исследование основных принципов изменения этнических и этнографических явлений» Волгоград «Перемена» 2002 «Культура и этнос. Учебное пособие» Г. С. Денисова, М. Р. Радовель. Этносоциология «Культура как форма проявления этноса. О подходах к анализу» Г. К. Уразалиева. Дети перестройки. Формирование этнической идентичности
Төркем:Этнос Төркем:Халыклар Төркем:Этногенез Төркем:Этнография Төркем:Этнология