Фәһимә Миргали кызы Хисамова (1936 елның 1 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле — 2018 елның 17 сентябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).

Тәрҗемәи хәле Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).

1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.

2018 елның 17 сентябрендә 81 яшендә Казанда вафатТел галимәсе Фәһимә Хисамова вафат. Азатлык радиосы, 17.09.2018.

Хезмәт юлы 1999-2007 КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире. Хәзерге вакытта КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлекчәсе хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазифасында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Гаиләсе Ире Нурмөхәммәт Хисамов (1937―2022). Балалары: Айваз ― эшмәкәр; игезәкләр Айдар (1962―2019), Нияз ― рәссамнар.Гөлүсә Закирова. «Тәрбия дип, мөгез чыгармагыз!» «Гаилә һәм мәктәп», 2014 ел, ноябрь, 18-19нчы бит.

Әсәрләре Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Хисамова Фагима Миргалиевна Хисамова Фагима Миргалиевна Профессор хыялы: дәүләтчелек, университет Фәһимә Хисамова: “Хәзер телне өйрәнүдә функциональ-тематик юнәлешкә күчү бик әһәмиятле” Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкяре

Моны да карагыз

Төркем:Татар галимнәре Төркем:Тел галимнәре Төркем:Татар тел белгечләре Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Профессорлар Төркем:Татар профессорлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр