right|250px|thumb|Тоба янартавының Пулау Симеулуэдан 80 км югарылыктан атылуның күренеше моделе.

Тоба янартавының атылуы Җир тарихында иң эре янартау атылулардан берсе буларак билгеле. Моннан 69 000 - 77 000 еллар элек Индонезиянең Суматра утравында булган.

Супер-атылу Тоба атылуы яки Тоба вакыйгасы, p. 200; , p. 174; , p. 1593–1594; ; Global Volcanism Program. бүген Тоба күле дип аталган урында якынча 73 000 (+/- 4000) ел .Ambrose (1998), 623–651; Zielinski (1996), 837–840.Oppenheimer (2002); Rampino & Self (1993a), passim; Self & Blake (2008), 41 элек вакыйг булган. Тоба һәлакәте белән бәйле атылу соңгы 1 миллион ел дәвамында Тобада өч эре янартау атылуыннан иң соңгысы., p. 913; . Соңгы атылуның дәрәҗәсе юрамалары янартау шартлавы индексы буенча 8нче дәрәҗәсендә булганы исәпләнелә (ягъни "мега-колоссаль"), яки дәрәҗәсе ≥ M8; аның 100 × 30 км² зурлыгында кальдера комплексының барлыкка килүенә керткән өлеше бик зур., p. 1593. Атылуның күләме каты-таш эквиваленты юрамалары буенча 2000 км3 һәм 3000 км3 арасында дип билгеләнә, ләкин атылган магма күләменең иң еш күрсәтелгән саны - DRE 2800 км3 (якынча 7*1015 кг). Аның 800 км3 өлешенең Җир йөзенә көл буларак төшүе исәпләнелә., p. 174; , p. 913. Бу вакыйга якын тарихында урын алган иң өре 1815 елгы Индонезиядәге Тамбора тавы атылуыннан (Төньяк ярымшарда 1816 елгы "Җәйсез елга" сәбәпче) атылган күләме буенча ике дәрәҗә (100 тапкыр тирәсе) югарырак., p. 114; , p. 837.

Тоба атылуы Индонезиядә урын алуына карамастан, ул барлык Көньяк Азияны (Һинд океаны, Гарәп һәм Көньяк Кытай диңгезен алучы территорияны) якынча 15 см көл юрганы белән каплады., p. 173

Янартау атылуы нәтиҗәсендә килгән кыш һәм салкынаю Атылуның соңгы бозлык периоды башлануы белән бер арага туры килүе галимнәрнең игътибарын җәлеп итте. Майкл Л. Рампино һәм Стефен Селф фикерләре буенча, бу атылу уртак глобаль өслек температурасының 3–5 °C га төшүенә һәм соңгы бозлык циклының җылыдан салкын температураларга күчешен тизләтүенә китергән "кыска, драматик салкынаю яки 'янартау кышы'на" сәбәпче булган., passim.

Генетик тыгымы теориясе Кеше популяциясе белән бәйле генетик тыгымнар Эволюцион биологы Ричард Даукинс бар кешеләрнең анасыннан тапшырылган митохондриядәге ДНК һәм атасыннан тапшырылган Y хромосомадагы ДНК төзелешләре 140 000 һәм 60 000 ел элек бердәм булулары турында фаразларны тәкъдим итте. Ягъни, бүген яшәгән барлык кешеләрнең бердәм борыңгы анасы булган хатын (Митохондриаль Һава) 140 000 ел элек яшәгән, бердәм борыңгы бабасы булган ир (Y-хромосомалы Адәм) 60 000 белән 90 000 ел элек яшәгән. Башка имезүчеләрдәге генетик тыгымнар Атылуның кайбер хайваннарның юк ителүенә, башкаларның популяция санында тыгымнар тудыруына китерүе ихтимал (аеруча Көньяк-Көнчыгыш Азия, Һиндстан, төньякка Кытайга һәм көнбатышка Аурупа һәм Африкага кадәр). Көнчыгыш Африка шимпанзесы,. Борнеодагы орангутан,. үзәк Һиндстан макака,. чита һәм юлбарыс., һәм төш геннарының аермасы булган көнчыгыш һәм көнбатыш түбәнлек гориллаларының. популяциялары барысы да 70 000 – 55 000 ел элек арасында бик түбән дәрәҗәсеннән яңадан күтерәлгәне билгеле.

Тоба вакыйгасыннан соңгы миграция Атылу заманында кеше популяцияләренең кайсы кай якларда яшәве әлегә билгесез. Африкада яшәгәннәрнең генә исән калулары һәм биредәге токымнарның дөнья буйлап күчеп урнашулары әлегә иң ышанычлы сценарий фаразы булып санала. Ләкин соңгы археологик табышлар кеше популяцияләренең Жвалапурамда (Көньяк Һиндстанда) да исән калу мөмкинлеген күрсәтә., passim.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар Population Bottlenecks and Volcanic Winter 1998 article based on news release regarding Ambrose's paper Homepage of Professor Stanley H. Ambrose Toba Volcano, by George Weber "The proper study of mankind"—Article in The Economist Journey of Mankind by The Bradshaw Foundation—includes discussion on Toba eruption, DNA and human migrations] Geography Predicts Human Genetic Diversity ScienceDaily (Mar. 17, 2005)—By analyzing the relationship between the geographic location of current human populations in relation to East Africa and the genetic variability within these populations, researchers have found new evidence for an African origin of modern humans. Out Of Africa – Bacteria, As Well: Homo Sapiens And H. Pylori Jointly Spread Across The Globe ScienceDaily (Feb. 16, 2007)—When man made his way out of Africa some 60,000 years ago to populate the world, he was not alone: He was accompanied by the bacterium Helicobacter pylori...; illus. migration map.

Чыганак :en:Toba catastrophe theory

Төркем:Википедия:Викиҗыентыкта иллюстрациясе булмаган организмнар турындагы мәкаләләр Төркем:Юкка чыгу вакыйгалары Төркем:Геология Төркем:Эволюция Төркем:Тоба күле Төркем:Индонезия Төркем:Янартау атылышлары