«Өмет» өлкә автоном учреждениесе – Сембер өлкәсе татар газеты.
Тарихы Газет КПСС өлкә комитеты, өлкә халык депутатлары советы һәм өлкә татарларының мәгърифәтчел «Туган тел» оешмасының бергәләп имзалаган уртак карары белән дөнья күрде. 1989 елның 30 декабрендә өлкә татар газетасы «Өмет» һәм чуаш гәзите «Канаш» чыга башлаганнар.
2011 елда газета атна саен 12 битле булып чыга башлады, июль аеннан Татарстанның «Атна вакыйгалары» дип исемләнгән айлык кушымтасы да өстәлде әле, шуның нәтиҗәсе буларак, газетаның гомуми тиражы 7 мең данәгә кадәр җитте. Тираж күрсәткече буенча Русиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет» беренче урында тора.
Шәхесләр Баш мөхәррирләр 1.01.1990-28.02.1990 – Галимҗан Насыйров. 28.02.1990- — Исхак Хасибулла улы Хәлимов, (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Сембер өлкәсе атказанган ММЧ хезмәткәре).
Авторлар Газета белән җирле авторлар: Лена Садыйкова, Флорис Галимьянов, Равил Шәфигуллин, Рифкать Хисмәт хезмәттәшлек итә.
Танылган хезмәткәрләре Газетаның барлыкка килгәндә өлкә татарларының Туган тел оешмасының беренче җитәкчесе Айрат Ибраһимның аеруча зур ярдәме тиде. Ул 1997 елга кадәр газетның хатлар бүлеген алып барды. 1995 елдан – Азатлык радиосының Сембер өлкәсендәге хәбәрчесе.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1990 1996 Айрат Ибраһим 1936-02-10 Мәтәүбаш журналист 2019-04-18 1991 1992 Дамир Таҗиев 1965-01-05 Яшәүче Казан (Идел буе) федераль университеты журналист
Искәрмәләр
Чыганаклар Сембер татарының өмете булган “Өмет” гәзите нихәлләрдә? 08.05.12 Автономия утырышында, Татар теле һәм мәдәнияте көне "Өмет" газетасы, №18(1164)
Сылтамалар
Моны да карагыз
Татар телендәге матбугат басмалары исемлеге
Төркем:Әлифба буенча гәҗитләр Төркем:1989 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Сембер өлкәсе гәҗитләре Төркем:Сембер