right|thumb|250px|«Нурдәүләт» комплексы right|thumb|250px|Актүбә үзәк мәчете
Актүбә (, ) — Казакъстанның көнбатышында, Европа өлешендә урнашкан шәһәр, Актүбә өлкәсенең мәркәзе. Илнең сәнәгый, эшлекле һәм мәдәни үзәкләренең берсе. География Актүбә Җаекның сул кушылдыгы — Илекнең сул ярында урнашкан. Климат Уртача еллык температура — +5,3 °C Уртача еллык җил тизлеге — 2,4 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 68%
Тарих Тургай өлкәсенең Актүбә өяз шәһәренә 1891 елда Актүбә ныгытмасы урынында нигез салганнар. Ә ул исә 1869 елда барлыкка килде. Шәһәрдә татар бистәсе булды. XX гасырның башында шәһәр аша Ырынбур-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкәнт тимер юлы (1905 ел) үткән. 1932 елда шәһәр Актүбә өлкәсенең мәркәзе булган.
Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 1999 2009 96 680 149 914 190 569 253 532 253 088 345 687
Шәһәрдә казакълар (68,72 %), руслар (19,58 %), украиннар (5,69 %), татарлар (2,21 %) һәм башка халыклар яшиләр. Халык исәбе 367 мең кеше тәшкил итә, ә шәһәр хакимияте буйсынган 5 авыл округының халкы белән — 416 мең кеше (2012). Дин Ислам Актүбә үзәк мәчете. Проект авторы — Айвар Саттаров (Казан). Шәхесләр Гөлмира Солтангалиева (1959), тарих фәннәре докторы (2003), профессор (2007).
Кызыклы фактлар 2012 елның июль аенда шәһәрдә Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков катнашуы белән республика сабантуе үткәрелдеВ Актобе открылся республиканский праздник «Сабантуй» с участием гостей из России .
Искәрмәләр
Төркем:Казакъстан өлкә үзәкләре Төркем:Актүбә