Лачын кошлар () — лачынсыманнар отрядыннан кошларының гаиләлеге. 11 ыруг һәм якынча 60 төрне эченә ала. 15 см дан алып 66 см га кадәр зурлыктагы кошлар. Өске томшыгының очында теш бар. Киң таралганнар. Күбесенчә ачыклыкта яшиләр. Ояларын агачларда, җирдә, кыяларда коралар. Җәнлекләр белән тукланалар. Татарстанда 7 төр очрый. Барысы да диярлек сирәк очрый торган кошлар, Кызыл китапка кертелгәннәр.

Классификация Гаиләлек үз эченә 11 ыругны ала: Кара каракаралар (Daptrius) Ibycter Таулы каракаралар (Phalcoboenus) Каракаралар-каранчи (Caracara, элек Polyborus) Елак каракаралар (Milvago) Көлчән лачыннар (Herpetotheres) Урман лачыннары (Micrastur) Америка кәрлә лачыннары (Spiziapteryx) Кече лачыннар (Polihierax) Кәрлә лачыннар (Microhierax) Лачыннар (Falco)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Лачынсыманнар Төркем:Кошлар гаиләлекләре