Салават Юлаев

«Салават Юлаев хоккей клубы» (, ) — Уфа шәһәренең хоккей спорт оешмасы. Континенталь хоккей лигасында катнаша.Ике тапкыр Россия чемпионы (2007/08, 2010/11), Гагарин Кубогы иясе (2010/2011), ике тапкыр ачылу Кубогы иясе (2008/2009, 2011/2012), Континент Кубогы иясе (2009/2010).

Клуб башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев хөрмәтенә атлаган.

Тарих Салават Юлаев хоккей клубы 1961 елның 15 маенда нигезләнә.

1978 елда «Салават Юлаев» совет хоккейның югары лигага чыга, һәм тәнәфесләр белән 5 ел уйный (1978/1979, 1980/1981, 1982/1983, 1985/1986, 1986/1987). 1992 елдан «Салават Юлаев» Халыкара хоккей лигада, 1997 елдан — Россия хоккей лигасында уйный.

2007/2008 сезонда клуб регуләр чемпионатта, ә аннан соң Россия чемпионатында җиңә.

2008/2009 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә, ләкин ул плей-оффның 1\8 финалда «Авангардка» оттыра.

2009/2010 сезонда клуб регуләр чемпионатта җиңә һәм бронза медальләрне ала.

2010/2011 сезонда «Салават Юлаев» регуләр чемпионатны икенче урында тәмамлый, ә плей-офф финалында «Атлантны» җиңеп чыга һәм Гагарин кубокны ала.

2011/2012 сезонда клуб үз конференциядә 5-нче урын ала, ә плей-оффның 1\8 финалда «Ак Барс» клубына 4-2 исәбе белән оттыра.

Баш тренерлар Владимир Штырков (1961—1963) Юрий Субботин (1963—1968) Владимир Каравдин (1968—1975) Валерий Никитин (1975—1979) Марат Азаматов (1979—1983) Виктор Садомов (1983—1987) Сергей Михалёв (1987—1990) Марат Азаматов (1990—1991) Владимир Быков (1991—1992) Рафаэль Ишматов (1992—1999) Владимир Быков (1999—2000) Леонид Макаров (2000) Сергей Николаев (2000—2003) Николай Макаров (2003—2004) Рафаэль Ишматов (2004—2005) Сергей Михалёв (2005—2009) Вячеслав Быков (2009—2011) Сергей Михалёв (2011) Венер Сафин (2011—2012) Владимир Юрзинов (2012—)

Команданың казанышлары ССРБ чемпионатларда иң яхшы результат: Югары лига, 11-нче урын (1980/1981, 1985/1986, 1986/1987). Рәсем:Gold medal icon.svg Федерация кубогының иясе (1994) Рәсем:Bronze medal icon.svg Халыкара хоккей лигасының бронза призы алучы (1994/1995, 1995/1996). Рәсем:Bronze medal icon.svg Россия чемпионатының бронза призы алучы (1996/1997). Рәсем:Gold medal icon.svg Россия чемпионатының җиңүче (2007/2008). Рәсем:Gold medal icon.svg Континент кубогының иясе (2009/10) Рәсем:Bronze medal icon.svg Континенталь хоккей лигасының бронза призы алучы (2009/2010) Рәсем:Gold medal icon.svg Россия чемпионы һәм Гагарин кубогы иясе (2010/2011).

Яшьләр командасы Моны карагыз: Толпар (хоккей клубы)

Моны да карагыз Торос (хоккей клубы, Нефтекама) Уфа (футбол клубы, Уфа)

Тышкы сылтамалар Рәсми сайт

Төркем:Россия хоккей клублары Төркем:Уфа оешмалары