Та́мпере ( , — Финляндиянең Һелсинкидән соң икенче зур шәһәре. Тампере (Таммерфорс) Тампере эреләр рәтеннән саналса да, биредә нибары 200 мең кеше яши.
Тампере илнең көньягында, ике зур күл арасында урнашкан. Шәһәргә нигез 1775 елны салына. Швеция патшасы Густав биредә сәүдә бистәсен нигезләргә әмер бирә. 1905 елда Таммерфорста Россия социал-демократлар фиркасенең 1нче оештыру корылтае уза. Биредә әле дә В.И. Ленин музее эшли.
Тампере башкаладан ерактарак, пуез белән 2 сәгать барасы. Бу шәһәр зур сәнәгать үзәге булып санала, фабрикалар күплегенә ишәрәләп, Финляндиянең “Манчестер”е дип тә йөртәләр. Шул ук вакытта шәһәрдә яшеллек күп. Тампере илдә тору өчен иң уңайлы шәһәр санала. Тампере татарлары Укытучы Муаззез апа язган “Тампере Ислам мәхәлләсе: нигезе һәм тарихы” китабы буенча Тамперега татарлар 1890нчы елларда килеп урнашалар. Совет-фин сугышыннан соң басып алынган Выборг татарлары да бирегә килеп урнаша. 1930нчы елларда ел саен Тукай кичәләре оештырыла. 1943 елда мәхәллә пәйда була. Халык саны Ел1820185018761881188618891891189619001904Халык саны 1 000 4 000 12 100 13 800 16 100 18 100 20 500 26 700 34 100 40 261 Год1910191519261941196019701975197819801983Халык саны 45 100 45 200 51 700 81 000 132 673 158 380 166 338 165 519 166 228 167 344 Ел1985198719901993199519961998199920002001Халык саны 169 026 170 533 172 560 176 149 182 742 186 026 188 726 191 254 193 174 195 468 Ел2002200320042005200620072008200920102011Халык саны 200 980 204 385 206 615 209 409 209 748 211 691 213 315
Төркем:Финляндия шәһәрләре Төркем:Тампере