Мирсалих Бикчурин – Русия дәүләт хезмәтендәге тылмач, шәркыятьче-галим, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәттә хакыйкый званиесенә кадәр күтәрелә.Хәрби хезмәттә генерал-майор дәрәҗәсенә тәңгәл килә.

Чыгышы һәм тәрҗемәи хәле Мирсалих Мирсәлим улы Бикчурин 1820 елда Стәрлебаш авылында туа. Русия дәүләт хезмәтендә торучы Касыймнан чыгышлы татар морзалары нәселеннән.Р. Шаһиева. Как Министерство внутренних дел назначало Оренбургского муфтия Атасының абыйсы Миндияр Бикчурин (1735 – 1821) Ырынбур чик буе комиссиясендә хезмәт итеп, Рус дәүләтенең миссиясе буенча казакъ ханнары һәм Бохара әмире арасына илчелек итә. Атасы Мирсәлим Бикчурин Ырынбур таможнясында пакгауз инспекторы булып эшли.Рукописное наследие поручика Я. П. Гавердовского по истории, географии и этнографии Казахской степи

Мирсалихның Бәйрәкә мәдрәсәсендә укуы мәгълүм. 1838 елда Ырынбурдагы Неплюев хәрби училищесен тәмамлагач, Ырынбур чик буе комиссиясе канцеляриясендә тәрҗемәче (драгоман) булып эшли. 1841-78 дә Неплюев кадетлар корпусында гарәп, фарсы, татар телләре укыта, бер үк вакытта (1850-69) Ырынбур чик буе комиссиясе каршында казакъ балалары өчен ачылган мәктәптә татар һәм казакъ теле дәресләре алып бара. Аның төп эше яшь офицерларны, ягъни булачак патша чиновникларын татар, башкорт, казакъ, фарсы, гарәп телләренә өйрәтү була.

1866 елда Неплюев училищесы Ырынбур хәрби гимназиясен итеп үзгәртелә. Татар теле биредә 1875 елга кадәр укытылды. 1870 елларда Бикчурин Ырынбур генерал-губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче һәм хәрби гимназиядә укытучы булып эшли. Рус гаскәрләренең 1865, 1866, 1871-73 тә Урта Азиягә яулары вакытында тәрҗемәче буларак катнаша. Рус география җәмгыятенең Ырынбур бүлеге хакыйкый әгъзасы; 1890 еллардан Ырынбур Гыйльми архив комиссиясе рәисе.

1885 елда Бикчурин кандидатурасы Ырынбур мөселманнар диния нәзараты мөфтие вазифасына билгеләнү өчен өйрәнелә.

2 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

83 яшендә 1903 елда Ырынбурда вафат.

Фәнни хезмәтләре Мөгаллим әүвәл фи-тәгълим лисан әл-гарәп вә әл-фарси, вә әл-татари (“Гарәп, фарсы, татар телләрен һәм кыскача аңлатма белән Оренбург өлкәсендәге башкорт, кыргыз шивәләрен өйрәнү буенча һәм аңа рус-фарсы-татар сүзләре, сөйләшләре, язмалары кушымтасы булган башлангыч кулланма”). Казан, 1859. Бекчурин, Мир–Салих. Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков с наречиями бухарцев, башкир, киргизов и жителей Туркестана, и с русско–персидско–татарскими словами, расположенными по предметам, разговорам и прописями. Сост. Мир–Салих Бекчурин, препод. восточ.яз. Изд.2–е, доп. – Казань: тип. имп. Ун–та, 1869, 159 с. 4 л. прописей.

Искәрмәләр

Әдәбият Юсупова А.Ш. Лексика самоучителей татарского языка для русских 19-го века Чыганак Татар энциклопедиясе

Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Татар теле укытучылары Төркем:Татар теле галимнәре Төркем:Тылмачлар