Югары Кыйгы (Үрге Кыйгы, ) – Башкортстанның Кыйгы районы үзәге, Уфадан 265 км ераклыкта. Якындагы тимер юл станциясе Сүлиягә 42 км. Күпчелек халкы – татарлар.

Нигезләнү елы – 1708. Тарихта Югары Кыйгы Кыйгы елгасы буенда урнашкан мишәрләр һәм типтәрләр авылы буларак искә алына.

1774 елның 3 июнендә авыл янында Пугачевчылар гаскәре белән Михельсон корпусы арасында канкойгыч бәрелеш була. Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg3.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php 20103 9924 9675 9806 2596 8726 637 Танылган шәхесләр Югары Кыйгы авылыннан бик күп шагыйрьләр чыкты: Исмәгыйль Шәфиев, Риза Шәфи, Хәниф Кәрим.

Казбек Баймөхәммәтов (1931―2014), геология-минералогия фәннәре докторы (1989). РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1996), БАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982). Радик Бәширов (1935), инженер-механик, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры. Алик Бикчурин (1937), балет биючесе, бию училищесы директоры, БАССР атказанган артисты (1969).

Мәгариф Югары Кыйгыда беренче хөкүмәт мәктәбе 1876 елны ачыла. Анда укыту ике еллык була. 1936 елда мәктәп җидеелыкка, 1936 елны тулы урта мәктәпкә үзгәртелә. Биредә укытучы әти-әниләре белән Фәридә Кудашева яши. Биредә укыткан укытучылар гаиләсендә 1949 елны җырчы Зилә Сөнгатуллина туган. 2010 елда, аттестация узып Кыйгының 1нче мәктәбе лицей статусын ала.

Райүзәктә шулай ук 2нче мәктәп, 115нче һөнәрчелек училищесы эшли. Матбугат «Безнең Кыйгы» атнага 2 тапкыр чыга торган гәҗит. 1930 елны «Колхоз көче» исеме белән башкортча чыга башлый. Газетның беренче мөхәрирләре, оештыручылары – шагыйрьләр Сәйфи Кудаш, Али Карнай. Биредә беренче шигырьләрен Исмәгыйль Шәфиев, Риза Шәфи, Тимер Йосыпов, Хәниф Кәрим, Рафаэль Сафин, Радик Хәкимҗанов бастыра. Искәрмәләр

Төркем:Башкортстанның район үзәкләре Төркем:Кыйгы районы