Красновишерск (, ) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Красновишерск районының административ үзәге. Халык саны — 16 098 кеше (2010). Мәйданы — 18,57 км².
География Шәһәр Вишера елгасында, Пермьнән 300 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Тарих 1894—1897 елларда рус-француз акционер җәмгыяте Вижаиха бистәсендә металлургия заводын төзи.
Красновишерск 1930 елда целлюлоза-кәгазь комбинаты төзелү сәбәпле Вижаиха бистәсе урынында нигезләнә; комбинат төзелешендә нигездә тоткыннар эшләгәннәр (1926 елда бистәдә махсус әһәмиятле Соловки лагеренең дүртенче бүлекчәсе, ә 1929 елдан — Вишера лагерьләренең мөстәкйль идарәсе урнашкан булган).
1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1942 елда шәһәр статусын ала.
Халык 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 15 207 14 944 15 917 18 652 18 260 16 098
Милли состав (2002): руслар — 92,5%, алманнар — 1,5%, татарлар — 1,4%, украиннар — 1,1%, белоруслар — 0,8%, коми-пермяклар — 0,8%.
Икътисад «Вишерабумпром» АҖ (целлюлоза һәм кәгазьне ясау), Ремонтлау-механика заводы, азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре
Искәрмәләр
Төркем:Пермь крае шәһәрләре Төркем:Пермь крае район үзәкләре