Зиннәт Хөсну́лла улы Хәсәнов (28 декабрендә 1915 — 25 августта 1944) — Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасының катнашучы. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Тәрҗемәи хәл

Зиннәт Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Иске Кәшер (Сарман районы ТАССР) авылында туган. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумы бетергән. Бөек Ватан сугышы Кызыл Армиясендә кече командир курслары бетереп, лейтенант дәрәҗәсен алган. Рота белән җитәкчелек иткәндә, фашистлар каршы сугышында Зиннәт Хәсәнов каһарманлыгы күрсәтеп, каты яраланган иде һәм фашист әсирлегенә эләккән. Антифашист эшчәнлеге Фашист әсирлегендә Зиннәт Хәсәнов "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Музыкаль капеллада эшләгәндә листовкалар тараткан, Едлин һәм Берлин антифашист төркемнәре арасында бәйләнеш вазифаларын башкарган. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Зиннәт Хәсәнов өченче антифашист батальоны гаскәр башлыгы буларак тиеш иде һәм Вермахт гаскәрләре артыннан һөҗүм итәргә тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Зиннәт Хәсәнов Гестапо азапларын чыдаган (кыйнауганнан, азаплардан соң чаларган), антифашист оешмасы иптәшләрен тоттырмаган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Хатирә thumb|300px|Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

2019 елның 17 ноябрендә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 313нче санлы карары белән, Иске Кәшер урта мәктәбенә Зиннәт Хәсәнов исеме бирелгән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 313нче санлы карары. Иске Кәшер урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сайты.

Сылтамалар Мужество останется в веках Портреты джалильцев Искәрмәләр

Төркем:Идел-Урал легионы