Вакыйгалар 25 март — Югославия өч мәмләкәт пактына кушылды. 17 апрель — Икенче бөтендөнья сугышыннан Югославия гаскәрләре чыга. 21 июнь — Икенче дөнья сугышы: алман гаскәрләре «Барбаросса» планы буенча ССРБ-га каршы хәрби хәрәкәтне башларга әмерен алалар. 26 июнь — сугыш сәбәпле Ленин җәсәден Төмәнгә күчерү турында әмер бирелә. 4 июль — Илбау шәһәрендә алман гаскәрләре күпләп поляк зыялыларын үтерә. 16 август — «Хәрбиләрнең әсир төшү һәм дошманга корал калдыру өчен җаваплылык» турында 270нче боерык чыгарыла. 22 август — ССРБның Дәүләт саклану комитеты сугышчыларны көн саен ярты стакан аракы белән тәэмин итү карарын чыгара. 28 август — ССРБ Югары Шурасы президиумы карары буенча Идел буенда яшәүче алманнар Себергә һәм Казакстанга сөргенлеккә җибәрелергә тиеш. 19 сентябрь — Икенче бөтендөнья сугышы барышында Киев алман гаскәрләре тарафыннан алына. 26 сентябрь — Киев янында Көньяк-Көнбатыш фронтның 600 мең кешелек группировкасы каршылык күрсәтүдән туктый. 30 сентябрь — Немец командованиесы Мәскәүне алуны максат иткән «Тайфун» операциясен гамәлгә ашыра башлый. 2 октябрь — вермахт Мәскәүгә туры һөҗүмгә күчә. 16 октябрь — Мәскәүдә паника, ВКП(б) җитәкчеләре шәһәрдән кача башлыйЧерный октябрь // Новая газета. № 114 ОТ 12 ОКТЯБРЯ 2011; Совет гаскәрләре Одессаны калдыра. 24 октябрь — вермахт гаскәрләре Харьков шәһәрен яулап алалар. 30 октябрь — президент Франклин Рузвельт ССРБга 1 млрд долларлык ленд-лиз хәрби ярдәмен раслый. 7 ноябрь — алман авиациясе 5000 пассажирлы «Армения» корабын батыра. 7 декабрь — Икенче дөнья сугышы: Япония Пөрл-Һарбор портына хөҗүм ясый. 11 декабрь — Алмания һәм Италия Америка Кушма Штатларына сугыш игълан итәләр.

Туулар

4 гыйнвар — Илдус Әмирхан, татар мәгърифәтчесе. 5 гыйнвар — Хаяо Миядзаки. 27 гыйнвар — Габдрахман Кадыйров, спортчы, 6 тапкыр дөнья чемпионы. 14 февраль — Ягъфәр Гарипов, социолог. 26 февраль — Ганс Сәйфуллин, баянчы, җырлар авторы. 1 март — Наил Шәйхетдинов, театр актеры, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты. 7 март — Андрей Миронов, актер, РСФСР халык артисты (1980). 8 март — Реваль Закиров, галим. 10 март — Фоат Садриев, татар язучысы. 21 март — Фоат Галимуллин, КФУ профессоры. 26 март — Абдулла Дубин, Казан телевидениесе дикторы, филокартист. 27 март — Сәйдә Зыятдинова (Зыялы), татар язучысы. 14 апрель — Рәшит Әхмәтҗанов, шагыйрь 27 апрель — Фәтхулла Гүлен. 1 май — Венер Сәлимов, ТР КГБ-сы рәисе (1993-1999). 14 май — Зөфәр Гаянов, татар рәссамы (Уфа). 6 май — Ренат Харис, татар шагыйре. 4 июнь — Валерий Әхмәтшин, музыка педагогы, композитор. 15 июль — Гәрәй Рәхим, татар шагыйре. 6 август — Рифкать Исрафилов, театр режиссеры. 12 август — Әзһәр Хөсәенов, татар театрлары директоры, Сара Садыйкова фонды җитәкчесе. 3 сентябрь — Сергей Довлатов, рус-америка язучысы. 9 октябрь — Әнвәр Шәрипов, әдәбият галиме, ЧДПУ профессоры. 12 октябрь — Гарифҗан Мөхәммәтшин, татар шагыйре. 19 декабрь — Солтан Вәлиев, астроном. 24 октябрь — Ризван Хәмид, драматург. 3 ноябрь — Рәиф Әмиров, татар язучысы, әдәбият галиме. 17 ноябрь — Рауль Мирхәйдәров, язучы. 28 декабрь — Рәүвәл Ишкәев, нефтьче.

Вафатлар

4 гыйнвар — Анри Бергсон (Henri Bergson), француз фәлсәфәче, әдәбият буенча 1927 елның Нобель бүләге лауреаты. 26 гыйнвар — Камил Мотыгый, журналист, нәшир һәм җырчы. 3 июнь — Мөхетдин Корбангалиев, татар галиме, мөгаллим; Мөхтәр Мутин, татар театрының бөек трагик артисты, режиссер, театр эшен оештыручы. 17 июль — Бәхтияр Мирзанов, ХХ гасыр башы татар язучысы. 28 июнь — Әхмәтһади Максуди. 31 август — Марина Цветаева, рус шагыйре. 21 октябрь — Шиһабетдин Шәһәр, әдәбият белгече, язучы. 23 октябрь — Аитзәк Аитов, татар шагыйре. 9 декабрь — Дмитрий Мережковский, рус язучысы, шагыйрь, драматург. 20 декабрь — Игорь Северянин (чын исем Игорь Лотарев), рус шагыйре.

Искәрмәләр

Төркем:1941 ел Төркем:Еллар