Вакыйгалар
Туулар
3 гыйнвар — Джон Толкин, инглиз язучысы. 17 гыйнвар — Зәйни Солтанов, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, язучы (1892-1952). 1 март — Акутагава Рюноскэ, япон язучысы. 6 март — Нигъмәт Зөлкарнәй, татар язучысы, укытучы, һәвәскәр тарихчы. 20 апрель — Галим Акчурин, Милләт Мәҗлесе сәркатибе, Тукай әсәрләрен русчага беренче тәрҗемә итүчеләрдән. 28 июнь — Каюм Мифтахов, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче. 13 июль — Мирсәет Солтангалиев, татар дәүләт эшлеклесе. 30 август — Касыйм Шамил, Татарстанның халык артисты (1892-1981). 6 сентябрь — Эдвард Виктор Эпплтон, британ физигы, Нобель бүләге лауреаты. 10 сентябрь — Шакир Шамильский, татар театрына нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган артисты (1892-1945). 28 сентябрь — Кедра Митрей, удмурт язучысы, шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче. 8 октябрь — Марина Цветаева, рус шагыйрәсе. 19 октябрь — Иван Әлиев, генерал-майор (1943). 4 ноябрь — Гали Рәхим, язучы, галим. 5 ноябрь — Барый Тарханов, Буа театрын оештыручы, беренче ТАССР атказанган артисты (1926). 10 ноябрь — Бәхтияр Мирзанов, ХХ гасыр башы татар язучысы. 17 ноябрь — Әкрам Галимов, XX гасыр башында иҗат иткән татар язучысы, шул ук вакытта казакъ шагыйре санала. 4 декабрь — Мостафа Төмәнев, милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе.
Вафатлар
6 октябрь — Альфред Теннисон, инглиз шагыйре.
Төркем:1892 ел Төркем:Еллар