Әзербайҗаннар яисә азәрбайҗанлылар () — Азәрбайҗан халкының төп һәм Төньяк Иран халкының шактый өлешен алып торган, төрки телле халык. Гомуми саннары — 24 миллионнан артык кеше. Антропологик яктан әзериләрнең күп өлеше европеоид расасының каспий тибына карый.
Таралыш thumb|left|300px|Иранның этнографик харитасы. Азәрбайҗаннар шәмәхә төс белән күрсәтелгән Азәрбайҗанда 8 миллионнан артык әзери яши. Алар ил халкының 91 % тәшкил итәләр. Әзербайҗаннан башка әзериләр Иранда да яшиләр. Андагы Көнбатыш Азәрбайҗан, Көнчыгыш Азәрбайҗан, Ардебиль, Зенҗан, шулай ук Көрдстан һәм Һәмәдан вилаятьләренең көнчыгыш районнарында, Казвин вилаятенең төньяк районында күпчелекне тәшкил итәләр. Тәһран, Кереҗ, Мешхед шәһәрләрендә зур мәһәлләләре бар.
Россиядә әзериләр тарихи Көньяк Дагстанда яшиләр. 2002 елгы халык исәбе буенча, анда әзериләрнең саны — 111 656 кешеВсероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России.. Хәзерге вакытта күбесе Дербент районында (55,7 %) һәм шулай ук Табасаран (18 %), Рутул (4 %) һәм Кизляр (3 %) районнарында яшиләр. Совет һәм постсовет заманыннарындагы эчке миграцияләр, әзериләр әзме-күпме Россиянең күп регионнарында бар.
Гөрҗистандә әзериләр, Тбилисидан тыш, көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк районнарда яшиләр: Марнеули, Болниси, Дманиси, Гардабани (әлеге 4 регионда алар абсолют чагыштырма күплекне тәшкил итәләр), Сагареджо, Каспи, Мцхета, Цалка, Лагодехи, Карели, Тетри-Цкаро, Гори и Телави. Әзеериләрнең бер өлеше Рустави һәм Дедоплис-Цкаро шәһәрләрендә яши.
Әрмән-Азәрбайҗан конфликтына (1988) кадәр әзери торак пунктлары Әрмәнстанның күп төбәкләрендә була. Ереванда алар Октябрь инкыйлабына кадәр иң зур этник төркем булалар. Энциклопедия Брокгауза и Ефрона: Эривань Төркиядә әзериләр Әрмәнстан белән чиктәш районнарда (Карс һәм Игдыр вилаятьләре һәм Эрзурум вилаятенең Шенкай төбәге) яшиләр. Постсовет чорында туган илләреннән мөҗаһирлеккә китәргә мәҗбүр булган әзербайҗаннар Төркия шәһәрләрендә төпләнеп калалар.
Төрекмәнстанда әзериләр күпләп Төрекмәнбашы һәм Ашхабад шәһәрләрендә яшиләрР. Назаров. Национальные диаспоры в Туркменистане .
Шулай ук әзериләр Аурупада, АКШ, Канада, Украина, Үзбәкстан, Казакъстанда һәм элекеге ССРБ күп төбәкләрендә.
Тел Телләре – азәрбайҗан теле, төрки телләрнең көньяк-көнбатыш (угыз) тармагына карый һәм фарсы-гарәп телләренең зур йогынтысын кичергән. Азәрбайҗан телендә илнең 95 % халкы сөйләшә. Диалект төркемнәре: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньяк. Әзериләр арасында шулай ук рус, (Азәрҗайҗан, Россия, Гөрҗистандә), фарсы (Иранда) һәм төрек телләре таралган. XX йөз дәвамында әзериләр язуы өч мәртәбә үзгәртелә — башта латин, аннары — кириллик имлялар (1958 елда бу әлифба кириллицага нигезләнгән, ләкин әзери теленә күбрәк яраклаштырылган язу белән алмаштырыла). 1991 елда Азәрбайҗанда латин графикасына кайталар.
Дин Әзериләрнең төп массасы, иран һәм кавказ әзериләренең күп өлешендә таралган, шигый ислам (Җәгъфәр мәзхәбе) вәкилләре булып торалар.
Сөнниләр (хәнәфиләр) Азәрбайҗанның төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм кайбер үзәк районнарында күпчелекне тәшкил итәләр. Гөрҗистан һәм Төркиянең азәрбайҗаннарында сөнниләр дә шигыйлар да бар. Зур булмаган санда баһаи, нәсариләр һәм зороастрийлар бар.
Көнкүреш thumb|right|Тәбриз әзериләре теккән типик келәм Шәһәр халкының гадәти шөгыле — келәм тегүчелек, алтын һәм ювелир эшләнмәләр ясау, таш һәм агачны эшкәртү,НАРОДЫ ДАГЕСТАНА XIX гасырдан соң — сәнәгать; авылныкы — җир эшкәртүчелек, мамыкчылык, бакчачылык, йөземчелек, ефәкчелек, техник культуралар үстерү, көтүле сарыкчылык, эре мөгезле терлек үстерү. Мөһим ярмалы культуралар — бодай, арпа, дөге, шулай ук тары, арыш, кукуруз, солы. ХХ йөз башына кадәр әзериләрнең бер өлеше ярымкүчмә тормыш алып бараЭнциклопедия Брокгауза и Ефронаhttp://news.bbc.co.uk/hi/russian/in_depth/newsid_4670000/4670649.stm Том Де Ваал:Черный Сад..
Хәзерге вакытта әзериләрнең зур өлеше шәһәрләрдә яши. Гореф-гадәти авыл тораклары таралган планировкага ия, тауларда террассасыман, еш төзелгән яссы түбәле таш өйләр белән. Таулы һәм тигезлекле районнарда агач һәм чирпәле текә түбәле өйләр таралган. Төп төзү материаллары — таш һәм яндырылган кирпеч.
Этноним Электән Кавказ артының һәм Иран Азәрбайҗанының төрки халыклары үзләрен мөселманнар яки төрекләр дип атап йөрткәннәр. Көньяк Кавказны Россия империясе басып алганнан соң, руслар, аларны башка төркиләрдән аерып йөртү өчен, биредәге әзери халкын кавказ арты яки азәрбайҗан татарлары дип атап йөртә башлыйларДемоскоп Weekly. «Алфавитный список народов, обитающих в Российской Империи».
Азәрбайҗаннар этнонимы төрле төрләрдә XIX йөзнең академик әдәбиятында кулланылган. Брокгауз һәм Ефрон энциклопедиясендә әзериләрне әдербайҗаннарЭнциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрки. дип аталган. Бу энциклопедиянең «Төрки-татарлар» мәкаләсендә кайбер галимнәр (аерым алганда, Ядринцев, Харузин, Шантр) әзериләрне әдербайҗаннар дип атарга тәкъдим итәләр, ләкин ул вакытта бу атама кулланышка кермиЭнциклопедия Брокгауза и Эфрона. Тюрко-татары. Француз этнографы Жозеф Деникер, 1900 елда басылып чыккан хезмәтендә, әзериләрне, «адербайҗаннар, Фарсыстанның һәм Кавказның төркителле иранлылары» дип атыйJoseph Deniker. The races of man: an outline of anthropology and ethnography. W. Scott, ltd., 1900, стр. 376. Әзериләр мохитендә «азәрбайҗанлылар» термины 1891 елда, «Кешкүл» гәзитендә тәкъдим ителәТадеуш Свентоховский. Русское правление, модернизаторские элиты и становление национальной идентичности в Азербайджане, ләкин бу этноним ССРБ заманында гына, 1930 елда кулланыла башлый. 1926 елгы халык исәбендә аларны төрекләр дип атаган булалар әлеВсесоюзная перепись населения 1926 года, ә инде киләсе, 1939 елгы исәптә аларны «әзериләр» буларак язаларВсесоюзная перепись населения 1939 года..
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Төрки халыклар Төркем:Азәрбайҗан халыклары Төркем:Иран халыклары