Вакыйгалар 13 март — Монголия Кытайдан үз бәйсезлеген игълан итте. 25 июнь — «Татар телен кертү турында» декрет имзалана. 21 сентябрь — Оппау шәһәрчегендәге шартлау. Җәй коры килү сәбәпле Идел буенда коточкыч ачлык башлана.
Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1921 елда туганнар 20 гыйнвар — Фатыйх Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). 28 февраль — Геннадий Паушкин, язучы. 15 май — Фуат Вәлиев, тарихчы. 21 май — Андрей Сахаров, совет физигы. 23 май — Гамил Афзал, шагыйрь. 13 июнь — Гарәфи Хәсәнов, татар язучысы. 15 июнь — Асия Хәйруллина, татар артисткасы, Тукай премиясе лауреаты (1958). 25 апрель — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим. 20 август — Гази Заһитов, Рейхстаг өстендә Җиңү байрагын куючыларның берсе. 15 сентябрь — Васил Булатов, Советлар Берлеге Каһарманы. 15 сентябрь — Иван Кочнев, Советлар Берлеге Каһарманы. 1 октябрь — Шәүкәт Вәлиев, журналист. 23 октябрь — Фәхри Насретдинов, татар җырчысы, артист. 3 ноябрь — Чарльз Бронсон, АКШ актеры. 30 ноябрь — Әхәт Нигъмәтуллин, татар әдәбият белгече, шагыйрь. 1 декабрь — Юныс Әминов, драматург. 1 декабрь — Әсгать Исхаков, Шеңҗан азатлык хәрәкәте юлбашчысы. 15 декабрь — Динис Исламов, язучы, журналист. 24 декабрь — Зәки Нури, шагыйрь. 28 декабрь — Әнвәр Кәримов, хәрби очучы-сынаучы. 30 декабрь — Галия Хантимерова, татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче.
Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1921 елда вафатлар 6 гыйнвар — Лев Карпов, инкыйлабчы, Бондюг химия заводы директоры (1915-1918 елларда). 5 июнь — Жорж Фейдо, француз драматургы. 7 август — Александр Блок, рус шагыйре. 24 август — Николай Гумилёв, рус шагыйре. 9 октябрь — Дәрдемәнд, татар шагыйре. 22 ноябрь — Ибраһим Терегулов, мәгърифәтче. 25 декабрь — Владимир Короленко, язучы. 28 декабрь — Сергей Рыбаков, музыка белгече-этнограф.
Төркем:1921 ел Төркем:Еллар