Вакыйгалар 1 гыйнвар — Нанкинга тантаналы рәвештә Сунь Ятсен керде. Кытай республика дип, ә Нанкин — аның вакытлы башкаласы дип игълан ителде. Кытайның башка провинцияләре вәкилләре җыелышы Сунь Ятсенны сайлады. 17 гыйнвар: Никарагуаның яңа Конституциясе басылып чыкты. 1 мартта үз көченә керде. Британ сәяхәтчесе Роберт Скотт Көньяк полюсына җитә (Руаль Амундсен экспедициясеннән соң бер ай үтә). 29 март — Антарктидада сәяхәт кылган Роберт Скотт көндәлегендә соңгы язу калдыра. 2 апрель — «Титаник» лайнеры диңгезгә сынауга чыга. Ул аны уңышлы үтә. 14 апрель — «Титаник» айсбергка бәрелә. 8 октябрь — Беренче Балкан сугышы барышында Черногория Төркиягә сугыш игълан итә. 18 декабрь — АКШ конгрессы наданнарны илгә кертмәү турында канун кабул итә.
Туулар
7 гыйнвар — Александр Калган, чуаш язучысы. 12 гыйнвар — Динмөхәммәт Кунаев, Казахстан ССР җитәкчесе, КПСС ҮК әгъзасы. 20 гыйнвар — Галимҗан Латыйпов, татар шагыйре. 22 гыйнвар — Әмрулла Аги, Сталин лагерльлары турында истәлекләр китабын чыгарган мөһаҗир татар. 31 гыйнвар — Мансур Абдрахманов, татар фәлсәфәчесе һәм җәмәгать эшлеклесе. 19 февраль — Фәхрази Галиев, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). 7 март — Әдилә Айда, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты. 8 март — Абдурәим Рәшидов, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы. 10 март — Ян Винецкий, язучы. 12 май — Чыңгыз Әхмәров, татар рәссамы. 27 март — Джеймс Каллаган, Бөекбритания сәясәтчесе, премьер-министр. 15 июнь — Гата Сөләйманов, курайчы, җырчы, артист 11 июль — Кирәй Мәргән, язучы, фольклорчы, әдәбият белгече. 15 июль — Мәгубә Сыртланова, Советлар Берлеге каһарманы. 15 август — Рәхим Саттар, җәлилче-шагыйрь. 14 сентябрь — Хәсән Заманов, Советлар Берлеге Каһарманы. 19 сентябрь — Нури Арсланов, татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 1 октябрь — Лев Гумилев, тарихчы, фәлсәфәче. 17 октябрь — Гали Хуҗиев, татар шагыйре. 17 октябрь — Иоанн Павел I, Рим папасы. 21 октябрь — Фәйзи Гаскәров, биюче һәм хореограф. 14 ноябрь — Әхмәт Тимер (чын исеме Әхмәт Рәшит улы Яруллин), күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече. 15 декабрь — Рәшит Нәҗметдинов, Татарстан шахматчысы, халыкара мастер. 22 декабрь — Мостафа Ногман, шагыйрь, тел галиме.
Вафатлар
29 март — Роберт Скотт (Robert Falcon Scott) (1868 елда туган), инглиз Антарктида өйрәнүче, Көньяк полюсны Руаль Амундсеннан 33 көнгә соңрак ачкан. 14 май — Август Стриндберг, швед язучысы. 13 август — Жюль Массне, француз композиторы. 5 ноябрь — Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин, Ташкәнтның беренче шәһәр табибы.
Төркем:1912 ел Төркем:Еллар