Халыкара дельфин елы (БМО).
Вакыйгалар 1 гыйнвар — Русиянең Красноярск краена 2 автоном округ кушыла. 1 гыйнвар — Болгария һәм Румыния Европа берлегенә кушылдыларRomaniä belän Bolğarstan Yevropa Berlegenä quşıldı. 30 гыйнвар — Windows Vista операцион системасы сатуга чыга. 25 февраль — Лос-Анджелеста 79-нчы «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы узаLos Angelesta 79. Oscar büläge tapşırıla. 3 апрель — Поездлар өчен тизлек рекорды куелган (/сәгатькә). 22 апрель — Казанның Татнефть-Арена сараенда татар җырының II «Җиде йолдыз» Халыкара фестивале концерты узган. 26 июнь — Татарстан һәм Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү шартнамәсе имзаланаШартнамәгә биш ел: киләчәге бармы?. 10 октябрь — АКШ әрмәннәр геноцидын таный. 2 декабрь — Россия Дәүләт думасына сайлаулар үтә Беренчел нәтиҗәләр: Думада янә дүрт партия булырга охшаган. 22 декабрь — Ariane 5 исемле француз ракетасы тарихта беренче Африка иярченең чыгара. 28 декабрь — Непал Федератив Демократик Җөмһүрият буларак игълан ителде.
Туулар
Вафатлар
12 гыйнвар — Разия Мөэминова, тарихчы галим (Ташкәнт). 15 гыйнвар — Лалә Оралоглу, Төркия кино актрисасы, режиссер. 19 гыйнвар — Риф Хәйретдинов, татар тарихчы-галим. 3 март — Альфред Сәйдәшев, юрист, казый. 25 март — Тамара Носова, РФ кино актрисасы, РФ халык артисты. 7 апрель — Дефак Рәхмәти, нәкышьче, монументалист, декоратив‑гамәли сәнгать рәссамы, публицист. 16 апрель — Зөлфәт (Зөлфәт Маликов), татар шагыйре. 17 апрель — Ренат Суфиев (Роман Солнцев), язучы. 20 апрель — Наил Биккенин, фәлсәфәче, КПСС ҮК аппаратында бердәнбер татар. 23 апрель — Борис Ельцин, беренче Россия Федерациясе президенты (1991—1999 елларда). 4 май — Фәния Гайнанова, татар тәрҗемәчесе, РСФСР-ның атказанган мәдәният эшлеклесе, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. 28 май — Тавил Хаҗиәхмәтов, рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы, Тукай бүләге иясе. 27 июнь — Рифкать Закиров, татар шагыйре. 23 июль — Мөхәммәт Заһир Шаһ, Әфганстан короле. 24 июль — Клара Зинәтуллина, татар тел галиме. 9 август — Сәидә Арифова, дөнья тәкъвасы. 28 август — Рәис Даутов, язучы, әдәби тәрҗемәче һәм мөхәррир. 15 октябрь — Геннадий Паушкин, язучы. 23 октябрь — Ринат Галиев, «Татнефть» АҖ генераль директоры (1990―1999). 3 ноябрь — Александр Дедюшко, рус актёры. 3 ноябрь — Илшат Йомагулов, РСФСР атказанган артисты. 25 декабрь — Шамил Шәрифуллин, композитор. 27 декабрь — Беназир Бхутто, Пакистан премьер-министры. 27 декабрь — Фәрит Хәбибуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли хәрәкәт эшлеклесе.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Разил Вәлиев, татар язучысы, шагыйрь («Иске сәгать дөрес йөри» һәм «Ядкарь» китаплары өчен).
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Альбер Фер һәм Петер Грюнберг. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Герхард Эртль. Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Марио Капеччи, Мартин Эванс, Оливер Смитис. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Дорис Лессинг, инглиз язучысы. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Леонид Гурвич, Эрик Мэскин, Роджер Майерсон. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Альберт Гор, IPCC.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар