Равил Исмәгыйл улы Гайнетдин – шәех, Россия мөфтиләр шурасы , Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.
Тәрҗемәи хәле Мөфти Гайнетдинның Ислам юлында хезмәт итүе 35 ел элек, Бохара шәһәрендәге Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң башлана. 1987 елда яшь дин эшлеклесе — имам–хатыйб, ә инде бер елдан соң Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы булып эшли башлый. Совет чорында ук Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Мәскәү җәмигъ мәчете Россиянең күп кенә регионнарыннан җәмгыятьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. 1994 елда биредә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Диния нәзарәтенең 25 еллыгы елында, РФ субъектларыннан һәм дөньяның дистәләгән иленнән җыелган делегатлар һәм дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясаганда, мөфти Гайнетдин хәбәр иткәнчә, бүген РФ мөселманнары Диния нәзарәте 53 төбәктә ике меңнән артык мөселман җәмгыятен берләштерә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Мөфти Гайнетдинның мөселман рухи яңарышы, тынычлык урнаштыру һәм милләтара һәм диниара татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту эшендәге казанышлары күп кенә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Дуслык» ордены (1997), Почет ордены (2004) IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009), III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2015), федерация субъектларының дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Бүләкләр арасында Фәләстыйн дәүләтенең «Иерусалим йолдызы» югары ордены (2015), «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел» медале (2012), Казакъстан Республикасының «Шапагат-Милосердие» югары ордены (2013) һәм башкалар бар.
2019 елның 22 ноябрендә Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Президенты Владимир Путин кулыннан II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын алды. Бүләкләү тантанасы РФ Президентының Кремль резиденциясенең Екатерина залында узды. «Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен», — диелә РФ дәүләт башлыгы Указында Президент Путин вручил муфтию Гайнутдину орден «За заслуги перед Отечеством» II степени. islamsng.com, 22.11.2019. 2023 елда Россия Азия һәм Африка илләре халыклары белән теләктәшлек комитетының алтын медале белән бүләкләнгән ― Россия өммәтен берләштерү, Россия мөселманнарының Ислам дөньясында ролен һәм урынын күтәрүе һәм хаҗ кылуны оештыруның үзәкләштерелгән системасын булдыру эшенә зур өлеш керткәне өченРавил Гайнетдин югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды. Татар-информ, 25.05.2023 2024 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм саклауга керткән өлеше, конфиссияара дуслыкны һәм тынычлык саклауны ныгыткан өченМиңнеханов Равил Гайнетдингә «Татарстан каршындагы казанышлары өчен» медале тапшырды. Татар-информ, 4.04.2024 2024 ― Л. Н. Толстой исемендәге Алтын медаль (Халыкара балалар фондлары ассоциациясе) Равил Гайнетдин Лев Толстой исемендәге мактаулы халыкара алтын медаль белән бүләкләнде. Татар-информ, 16.06.2024 2024 ― Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты ― традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга, үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өченФедерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мөфти шәех Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде. Татар-информ, 4.12.2024 Председатель Совета Федерации Валентина Матвиенко выразила благодарность муфтию Гайнутдину. Сайт ДУМ РФ, 4.12.2024 2025 ― Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең махсус бүләге ― дөньяда гуманистик кыйммәтләрне тараткан, толерантлыкта, мәхәббәттә һәм үзара хөрмәт итүдә чагылган югары кешелек идеалларына хезмәт иткән өчен Муфтий шейх Равиль Гайнутдин удостоен высокой награды ОАЭ за распространение гуманистических ценностей. Сайт ДУМ РФ, 24.03.2025. 2025 ― Путин вручает награды в День народного единства. РИА Новости, 04.11.2025.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Зөһрә. Кызы Адилә Мәскәү дәүләт университетында доцент, гарәп теле укыта, гарәп теле һәи Ислам белгече буларак, Европа Ислам белгечләре ассоциациясе әгъзасы. Адиләнең өч улы бар. Икенче кызы Динә төрек теле филологиясендә укыган. Динәнең ике улы һәм бер кызы барРузилә Мөхәммәтова. Равил Гайнетдин: «Әни мине идәндә, аркасы белән мичкә сөялгән килеш дөньяга китергән». Интертат, 6.09.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Гайнетдин: Беренче этапта үзебезчә берләшик (Азатлык радиосы)
Шулай ук карагыз
Төркем:Мөфтиләр Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар