Җаек казаклары (җаеклылар) яки Җаек казак гаскәре (; Яи́цкое каза́чье во́йско — 1775 елга һәтле һәм 1917 елдан соң) — Россия империясенең казакларың бер төркөмө. Урал өлкәсенең көнбатышында (хәзерге Казакъстанның төньяҡ-көнбатыш өлкәләрендә, һәм Ырымбур өлкәсенең көньяҡ-көнбатыш өлөшө), Урал (1775 елга тиклем Җаек) йылгасының урта һәм түбәнге агымы буйлап урынлашҡан. Гәскәр старшинлыгы — 1591 елның 9 июленән Җаек казакларының Шамхал Тарковскийга каршы Патша гәскәре походында катнашкан чордан алып. Хәрби штабы — Уральск (1775 елга тиклем Җаек шәһәре дип атала).
Символикасы Җаек казакларының полк байрактарының бересе (1883 елгы) ал кызыл һәм Архистратиг Михаил сурәте төшөрөлгән ҡуйы күк төстәге туҡыманан гыйбарәт. Байрактарның бересе Австралияга алып чыгыла һәм XXI гасырда Россиягә кире кайтарыла (ЫрынбургаТоржественная передача Георгиевского полкового знамени Уральского казачьего войска).
Тарихы Боронгы тарихы 1584 елда бер ничә йөз Тын һәм Идел буйы казаклары Җаек елгасы буйынан Нугай Урдасының җирләрен басып алалар. Җитәкчеләр арасында Матвей Мещеряк һәм атаман Барабош исемләре телгә алына. Башҡа бер версия буйенча җаеҡ казактарының тарихы йөз ел элек башланган һәм ул Тын һәм атаман Гугня белән бәйлеЯицкие (уральские) казаки. Ул тирәлә Алтын Урданан аерылып калган һәм шул ук буйларында мал асрау өчен.
Ибраһим Нуруллин Моңлы саз чыңнары (Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган документаль роман) | Габдулла Тукай
Пугачёв күтәрелеше
Яңа тәртип белән ризасызлык 1772 елгы Җаек казак ихтилалының кабынуына һәм соңрак Җаек казакларының 1773—1775 елгы Крәстияннәр сугышында катнашуына яңа тәртипләрдән канәгатьсезлек уятты. 1772 елның гыйнварында Җаек шәһәренә отряд белән генерал-майор фон Траубенберг һәм гвардия капитаны Дурново киләләр. Казакларның төрле дәгъвалыкпарын һәм гаеплэрен тикшергәннән соң
1773 елның көзендә Җаек казаклары арасында үзен Петр I патшаның оныгы — Петр III дип таныткан бер кеше килеп чыга. Чынлыкта исә ул Дон казагы Емельян Пугачев була. Ул халыкны көрәшкә чакыра. «Мин сезгә җирләрегезне, суыгызны, урман-болыннарыгызны кайтарып бирермен, барыгыз да иреккә чыгарсыз», дип манифестлар, өндәмә хатлар язып, авылларга тарата.
Урал һәм Идел буенда яшәгән хезмәт иясе халкы: руслар, татарлар, башкортлар, чирмешләр, чуашлар, арлар, төркем-төркем булып, Пугачев армиясенә агыла. Җаек елгасыннан алып Ырынбур крепостена кадәр булган җирләрдә крестьяннар сугышы башлана. Баш күтәрүчеләр Ырынбур һәм Җаек крепостьларын камап алалар. Урал заводларының крепостной эшчеләре дә фетнәчеләр ягына чыга. Алар Пугачев армиясен туплар һәм мылтыклар белән тәэмин итеп торалар. Россия ватандашлар сугышы Урал Советларның өчтән ике өлеше большевистик иде, шуңа күрә шәһәрләрнең зуррак өлешендә совет хакимияте җиңел урнаштырды. Каты каршылык Ырынбур губернасы гына күрсәтте: 8 октябрьдә Александр Дутов Ырынбур казак гаскәре территориясендә большевик хакимиятен танылмаган дип игълан итте, һәм үзенең контроленә Ырынбурны, Чиләбене алган. 1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл лары Ырынбурны алганнар. Урал казак гәскәре
Урал казакларының башлыгы итеп наказлы атаман һәм гәсҡәри идаралыҡ билдәләнә. 1782 елдан Әстерхан һәм Ырымбур генерал-губернаторы карамагында була. Хәрби частьләр 1-нче Урал казак полкы.
Искәрмәләр
Сылтамалар http://kavpolit.com/kazachij-xutor-pod-kazanyu http://ufagen.ru/node/5540
Төркем:Казаклар Төркем:Әлифба буенча халыклар Төркем:Россия тарихы Төркем:Урал казак гаскәре