Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (рус. Государственный Совет Республики Татарстан) — ның даими канун чыгару органы (парламент)Татарстан Республикасының 68 маддәсе. Шура 5 елга сайланган 100 депутаттан тора.

Татарстан Дәүләт Советы депутатына намзәтлекне һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала. Депутатлар бермандатлы округлар (50 кеше) һәм фиркаләр исемлеге (50 кеше) буенче сайлана. 2009 елда фиркаләр өчен киртә 7 %-ка күтәрелә.

Тарих 1920 елның 25 июне — башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы инкылаби комитетенә тапшыра. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп кала. ВИКнең төп бурычларының берсе – Шураларының Оештыру съездына әзерлек була. 1920 елның 26 сентябре — Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырыла. Аның эшендә 348 делегат катнаша.

Хәзерге чакырылыш Хәзерге вакытта Дәүләт Советының VI чакырылышы (2019—2024) эшли. Аның рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин (2026 елның 17 мартына кадәр).

V чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе, 3 депутат — КПРФ фиркасе әгъзалары.

VI чакырылыш Дәүләт Советында 82 депутат — Бердәм Россия фиркасе (Юрий Камалтынов), 6 депутат — КПРФ фиркасе (Хафиз Миргалимов) әгъзасы.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы рәисе итеп Фәрит Солтан улы Габделганиев сайланган. Аның кандидатурасы өчен җиденче чакырылыш парламентның 24нче утырышында 81 депутат тавыш биргәнГөлнар Гарифуллина. Фәрид Абдулганиев татар әдәбияты һәм татар мәдәнияте күңеленә якын булуын әйтте. Интертат, 28.09.2026.

Чакырылышлар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт Татарстан Дәүләт Советы вәкаләтләрен күрсәткән Татарстан Конституциясе Дәүләт Советы депутатлары исемлеге

Моны да карагыз ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе

Төркем:Татарстан Дәүләт Советы Төркем:Россия Федерациясе субъектларының канун чыгару органнары