Галимҗан Баруди (Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев; 17 февраль 1857, Кече Кавыл, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе – 6 декабрь 1921, Мәскәү, РСФСР) – күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог.
Тәрҗемәи хәле Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Галиев гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә.
1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә. Анда Мир Араб мәдрәсәсен тәмамлаган.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, бишенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.
1882 елда Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә “Мөхәммәдия” исеме бирелә. Мәдрәсә Россиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.
1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверел
1906 елда Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» («Дин вә әхлак») журналы чыга башлый. 1908 елда журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны 1917 елга кадәр дәвам итә.
Г.Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Россия мөселманнарының 2нче һәм 3нче съездлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.
1917 елның 1-2 маенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана.
Г.Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүдә 1921-1922 еллар ачлыгыннан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була.
Гаилә хәле Беренче хатыны: Маһруй Үтәмешева Соңгы хатыны: Гайшә Шакулова, Сара Шакулова нәселеннәнРабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 187нче, 192нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9.
Хәтер 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карарыКазан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005 белән Казанның Киров районындагы («Тасма» микрорайоны) Байкал арты () урамы атамасы Галимҗан Баруди урамы итеп үзгәртелә. 2017 елда олуг татар дин әһеле Галимҗан Барудиның 160 еллык юбилее уңаеннан «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә галимнең 22 репринт басмасын нәшер итте Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте сайты. 20.02.2017 . 2026 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган музей эшли башлаганКамилә Билалова. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди музее ачылды: «Бөтен гомерен милләткә багышлый». Интертат, 5.01.2026. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясеЛәйсән Хафизова. «Мөхәммәдия» Баруди музеен ясарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә: Йөзләгән кеше өлеш кертте. Татар-информ, 28.03.2026.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Ләйлә Хисаметдинова. Г. Баруди: Жизнь и общественно-политическая деятельность. К.: «Хозур». Йосыф Акчура. Дамелла Галимҗан Баруди. К.: «Хозур». Гайнетдинов А.М. Баруди белән бәйле эпиграфик истәлекләр // Гасырлар авазы. - 2019. - № 2. - Б. 26-32.
Сылтамалар Казанда Галимҗан Баруди һәм аның иҗади мирасына багышланган чара уздырыла Галимҗан Баруди
Моны да карагыз Казан мөселман хәйрия җәмгыяте Әрбәгыйн-и хәдис
Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Татар галимнәре Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Мөфтиләр Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар