Төньяк Осетиядә ислам — Төньяк Осетия — Алания Республикасы диннәренең берсе. Осетиннарның күпчелеге — христианнар (күбесенчә Православие динен тотучы) һәм үз диннәрен тотучылар, рәсми бәяләүләр буенча, Төньяк Осетия-Алания халкының 30 проценты — мөселманнар (күбесенчә сөнниләр)Республика Северная Осетия-Алания: долгий путь к исламу.

Тарих Ислам диненең осетиннар арасында таралуы турында иң борынгы язма истәлекләрнең берсенең авторы — грузин тарихчысы, географы . Ул ислам динен тотучы осетин феодаллары турында хәбәр итә, шул ук вакытта крестьяннарның төп өлеше христиан динен тоткан. XVIII гасырның икенче яртысында осетиннарның барлык аристократ гаиләләре диярлек һәм аларга бәйле катламнар Исламның дини-этик нормаларын үтәгәнВилен Уарзиати. Ислам в культуре осетин .

XIX гасырда Төньяк Осетиядән меңләгән осетин-мөселманнар Төркиягә күчеп китә һәм авыллар барлыкка китерә. Диннәре ягыннан барлык мөһаҗирләр дә диярлек сөнни мөселманнар булганОсетины на Ближнем Востоке: поселение, адаптация, этносоциальная эволюция (краткий очерк).

Совет чорында Төньяк Осетиядә мөселман руханилары тулысынча юкка чыгарылган. 1985 елның 28 февралендә Дин эшләре буенча совет рәисе Константин Харчев КПСС Үзәк Комитетына Төньяк-Осетия АССРда бер генә мөселман берләшмәсе дә булмавын хәбәр итәНаследие. Вып. 1: Религия — общество — государство: институты, процессы, мысль. Книга 1: История государственно-конфессиональных отношений в России (X – начало XXI века) : хрестоматия в двух частях / Сост. Ю.П. Зуев; под общ. ред. Ю.П. Зуева, В.В. Шмидта. Часть II: XХ – начало XXI века. — М.: Изд-во РАГС; ИД «МедиаПром», 2010. - С. 169..

2016 елның 17 мартында узган мөселманнарның бишенче корылтаенда Хаҗи-Морат Харум улы Гацалов ачык тавыш бирү юлы белән Төньяк Осетиянең яңа мөфтие итеп бертавыштан сайланаМуфтием Северной Осетии избран Мурат Гацалов.

2012 елның 26 декабрендә мөфти урынбасары Ибраһим Солтан улы Дударов үтереләДударов Ибрагим Султанович (Биография).

2014 елның 16 августында мөфти урынбасары, Владикавказ җәмиг мәчете имамы Рәсүл Магомед улы Гамзатов үтереләРасул Магомедович Гамзатов (Биография).

Ислам тарафдарлары саны

Осетиннар арасында мөселманнарның өлеше 15 % ка якын тәшкил итә. Гадәт буенча, мөселманнарның күбесе дип исәпләнәМилрад Фатуллаев. Исламисты разыграли национальную карту. ng.ru, 17.09.2010. Әмма тарих фәннәре докторы фикеренчә, осетин мөселманнарының күпчелеген Төньяк Осетиянең көнчыгышында яшәүче хәзерге Яр буе һәм Киров районнары тәшкил итәВ Осетии мусульман никогда не было больше 12-15 % населения.

Төньяк Осетиянең элеккеге мөфтие Дзанхот-хаҗи Хекилаев бәяләвенчә, Октябрь революциясенә кадәр мөселманнар Осетиядәге дин тотучыларның гомуми саныннан 40 % ны тәшкил иткән. М., 2003.

Кайбер бәяләр буенча, осетиннар арасында мөселманнарның өлеше 30-40 % тәшкил итә. М., 2001, стр. 7. М., 1997, стр. 2

Ислам динен тотучы башка милләт вәкилләрен (ингушлар, татарлар, кумыклар, азәрбайҗаннар, кабардалар, төрек-месхетиннар, балкарлар, Дагстан вәкилләре, әрмәннәр, руслар һ. б.) исәпкә алганда, 2025 ел мәгълүматлары буенча, Төньяк Осетия-Алания Республикасында мөселманнар саны 250 меңгә җитә (республикада яшәүчеләрнең 20-25% ка якыны), 27 мәчет гамәлдә. Иң зур мөселман җәмгыятьләре Владикавказда, шулай ук Ираф, Пригородный һәм Моздок районнарының торак пунктларында эшли. Пригородный районында мәчетләрне ингушлар, Моздок районында ― кумыклар һәм чеченнар тотаМухаметшин Р.М., Каспарян К.В., Осипов С.К. Исламская община Северной Осетии в постсоветский период: особенности развития. Minbar. Islamic Studies. 2023;16(4):884-903..

Мәчетләр 1910 елда хәзерге Төньяк Осетия территориясендә 35 мәчет эшләгәне билгелеЕмельянова Н. М. Тайное и явное в северокавказском исламе. Совет чорында барлык мәчетләр дә диярлек ябылган яки башка социаль объектларга үзгәртеп корылган. Кайбер мәчетләр җимертелгән.

1980-еллар ахырында элек ябылган мәчетләрне торгызу башлана.

2015 елга республика территориясендә түбәндәге мәчетләр эшләп килә: Владикавказ шәһәре Җәмигъ мәчете, Мөселманнарның Диния нәзарәте Беслан шәһәре мәчете Моздок шәһәре мәчете Эльхотово авылы мәчете Чикола авылы мәчете Кизляр авылында 5 мәчет Заманкул авылы мәчете Зильги авылы мәчете Карджин авылы мәчете Брут авылы мәчете Лескин авылы мәчете Лезгор авылы мәчете Ногкау авылы мәчете Майское авылы мәчете Чермен авылы мәчете Дачное авылы мәчете Тарское авылы мәчете Предгорное авылы мәчете Хурикоу авылы мәчете Искәрмәләр

Әдәбият М., 2003. ISBN 5-93719-037-8

Сылтамалар Республика Северная Осетия-Алания: долгий путь к исламу Надежда Емельянова. Мусульмане Осетии: На перекрестке цивилизаций. Часть I, Часть II , Часть III.

The Role of Islam in North Ossetia

Төркем:Төньяк Осетиядә ислам