Аксу авыл җирлеге — Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Буа районындагы муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Аксу авылы. Географиясе Аксу авыл җирлеге Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 94 чакрым, ә район үзәге Буадан төньяк-көнбатышка таба 27 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Географик урыны Аксу авыл берәмлеге Буа шәһәреннән төньяк-көнбатышка 30 чакрым аралыкта, Чуаш республикасы белән чиктәш урнашкан. Көнчыгыштан Апастовский районы белән янәшә. Тарихы Торак пункты статусы һәм чикләре Татарстан Республикасы 2005 елның 31 гыйнварындагы «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 17-ЗРТ Законы белән билгеләЗакон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 17-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Буинский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе» . Хуҗалыгы һәм халкы Аксу авылы мәйданы — 95 га, 678 кеше яши. Авыл хуҗалыгы производствосында 102 кеше эшли, эшчеләр — 57, бюджет тармагында — 51, пенсионерлар һәм зәгыйфьләр — 224, балалар — 135 (укучылар — 92, мәктәпкәчә яшьтәге балалар — 43).

Аксу авылында авыл хуҗалыгы предприятиесе — «Бола» ЯЙҖ, авыл җирлеге идарәсе, урта мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә, саклык банкы, почта, медпункт, «Галиә» мәчете һәм мәдрәсәсе бар. Авыл читендә берничә чишмә бар. Авыл җирлеге составы

Сылтамалар Аксу авыл җирлеге Хокуки портал Искәрмәләр

Төркем:Татарстан авыл җирлекләре