Галләмова Гүзәлия Хәмидулла кызы - шагыйрә. Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 25 октябрендә Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Илтән-Бута, Тайсуган авылы мәктәпләрендә математика фәнен укыта. Хәзерге вакытта Габдрахман авылы "Ландыш" балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә. Шигырьләре "Хәзинә", "Әлмәт таңнары" һәм республиканың төрле газета-журналларында басылып тора. "Матур булып үсегез", "Җиләкле җәй" һәм "Яфраклар биюе" дигән китаплар авторы. Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләр килүче "Кызыл каурыйлар" әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы.

Библиография

"Матур булып үсегез". "Җиләкле җәй". "Яфраклар биюе".

Чыганаклар Туган яктан илһам алып. Казан. "Рухият". 2016.

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Әлмәт районында туганнар