Вакыйгалар 21 март — Лондонда Ватерлоо вокзалы ачыла. 3 апрель — Иосиф Сталин ЦК РКП(б) генераль сәркатибе булып сайлана. 18 апрель — Мәскәүдә беренче автобус йөри башлый. 14 май — Башкортстан АССР башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә. 22 май — Казанда авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты барлыкка килә. 22 июль — Олимпиадада катнаша алмагач, Алмания альтернатив уеннар оештыра. 27 июль — Адыгея автоном өлкәсе барлыкка килә. 22 август — Казанда, укытучылар институтын, КДУның җәмгыяви фәннәр факультеларын кушу юлы белән Шәрык педагогия институты оештырыла. 17 сентябрь — Берлинда беренче тапкыр тавышлы фильмны публик карау уза. 1 ноябрь — Госман империясендә монархия бетерелә. 4 ноябрь — Мисырда Тутанхамон фиргавен мумиясе табыла.

Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1922 елда туганнар 7 апрель — Кәшшаф Әмиров, драматург. 22 май — Николай Столяров, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы, очучы. 9 июнь — Муса Гәрәев, хәрби очучы, ике тапкыр Советлар берлеге Каһарманы. 11 июнь — Морзаһит Вәлиев, КПСС ТӨК сәркәтибе. 29 июль — Серафима Люлякина, эрзя халкы фольклорын саклаучы, язучы, әкиятче. 29 сентябрь — Гәүһәр Камалова, Татар академия театры артисты. 20 октябрь — Хәләф Гарданов, журналист, фән докторы, Татар милли университетын оештыручы. 22 декабрь — Зөләйха Хисмәтуллина, татар опера җырчысы, мөгаллим. 26 декабрь — Дилүс Ильясов, татар драма актеры. 31 декабрь — Разия Мөэминова, тарихчы галим (Ташкәнт).

Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1922 елда вафатлар 7 февраль — Габдулла Буби, педагог, җәмәгать һәм мәгърифәт эшлеклесе. 2 август — Александр Белл, шотланд уйлап табучысы. Габделгазиз Монасыйпов, татар шагыйре, язучысы, милли азатлык хәрәкәте вәкиле.

Төркем:1922 ел Төркем:Еллар