Вакыйгалар 20 гыйнвар — Билл Клинтон икенче тапкыр АКШ президенты вазифасына керешә. 1 май — Бөекбританиянең парламент сайлауларында лейбористлар җиңү яулый. 2 май — Тони Блэр Бөекбритания премьер-министры вазифасына керешә. 30 май — «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды теркәлә. 27 июнь — Таҗикстанда гражданнар сугышы тәмамлана. 30 июнь — Азия икътисади кризисы башлана. 1 июль — Һоңкоң Кытай Халык Җөмһүриятенә керә. 1 август — «Күңел радиосы» эшли башлый. 15 октябрь — Сатурнны һәм Титанны өйрәнү проекты (Кассини-Гюйгенс) башлана.
Туулар
14 гыйнвар — Толмачев туганнар, рус җырчылары. 10 февраль — Розалия Насретдинова, йөзүче, Русиянен атказанган спорт остасы. 2 июль — Альбина Ногманова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты. 4 август — Екатерина Рябова, рус җырчысы. 7 август — Гөлназ Йосыпова, драма актрисасы. 15 август — Ләйсән Гатауллина, Камал театры артисты (2021 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2020). 29 сентябрь — Луара Айрапетян, әрмән җырчысы. 9 декабрь — Алиса-Вилена Герштейн, АКШ актрисасы. 23 декабрь — Рәйхан Габдуллина, Камал театры артисты.
Вафатлар
Рәисә Ишморатова, татар драматургы. 2 гыйнвар — Габбас Гыйматдинов, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). 22 гыйнвар — Разия Тимерханова, җырчы, ТАССР атказанган артисты. 1 март — Ямаш Игәнәй, татар шагыйре, журналист, публицист. 3 март — Вячеслав Шугаев, язучы. 26 март — Петр Кирпичников, КХТИ ректоры. 13 май — Фәхрази Галиев, Советлар Берлеге Каһарманы (1944). 26 май — Марат Мөлеков, Татарстан сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе. 25 июнь — Жак Ив Кусто (), Франция океанографы. 29 июль — Николай Алтынов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист. 23 август — Елена Майорова, кино һәм театр актрисасы, РСФСР атказанган артисты. 31 август — Принцесса Диана (Парижда вафат була). 5 сентябрь — Тереза Ана, католик монахинясе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. 11 октябрь — Габдулла Рәхимкулов, татар җырчысы, Татарстанның халык җырчысы. 9 декабрь — Федор Симашев, татар спортчысы, Олимпия чемпионы (1972). 24 декабрь — Тосиро Мифунэ, япон киноактеры.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Ренат Харис, татар шагыйре («Хисемнең җисеме» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен). Абрек Абзгильдин, рәссам.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Стивен Чу, Клод Коэн-Таннуджи, Уильям Филипс. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Пол Бойер, Джон Уокер, Йенс Скоу. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Стенли Прузинер. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Дарио Фо. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Кархарт Мертон, Майрон Скоулз. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джоди Уильямс һәм Пехотага каршы миналарны тыю өчен халыкара хәрәкәт.
Шулай ук карагыз
* Төркем:Еллар