Гәрәева Фая Сәхип кызы (31 август 1931 ел — 10 сентябрь 2001 ел) — җырчы. РСФСР-ның (1981) һәм Башкорт АССР-ының (1977) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Биографиясе Фая Сәхип кызы Гәрәева 1931 елның 31 авгусында Башкортстан АССРы Дүртөйле районы Иске Яндыз авылында туган.

1951-1971 елларда Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле солисты була.

1971-1975 елларда — Уфа Пионерлар сараеның биүчеләр коллективы, 1975-1981 елларда «Шатлык» халык биюләре ансамбле җитәкчесе була.

1981-1986 елларда Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленең художество җитәкчесе булып эшли.

«Гөлнәзирә», «Дуслык», «Кияү» («Жених»), «Яшь йөрәкләр», «Мөглифә», «Су янында очрашу», «Шаян кыз», «Язгы ташу» әсәрләрен ялгыз башкара. «Кыр казлары», «Чәчәк аткан як» башкорт һәм татар биюләрен куя. 1955 елда Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында, 1968 елда Ульяновскида һәм 1969 елда Ленинградта Башкорт АССР ы мәдәният көннәрендә катнаша.

2001 елның 10 сентябрендә шәһәрендә вафат булган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты (Вена, 1959) Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977) РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)

Хәтер

2010 елда Дүртөйле районында Фая Гәрәева исемендәге бию фестивале булдырылган. 2012 елдан Башкорт дәүләт аграр университетының иң яхшы студентларына аның исемендәге бүләк бирелә.

Искәрмәләр

Әдәбият

Докучаева А. А. Созвездие талантов. — Уфа, 2009.

Сылтамалар

Гәрәева Фая Сәхип ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Гареева Фая Сахиповна // Государственный академический ансамбль народного танца имени Файзи Гаскаров. Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:2001 елда вафатлар Төркем:10 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1931 елда туганнар Төркем:31 август көнне туганнар