Гафарова Зинфира Хөсәен кызы (5 апрель 1936 ел) — китапханәче, библиограф. Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Ленин ордены кавалеры (1976).
Зинфира Хөсәен кызы Гафарова 1936 елның 5 апрелендә Башкорт АССР-ының Бүздәк районы данлыклы татарларны күп биргән татар авылы Иске Күзәй авылында туган.
1954 елда Уфа китапханә техникумын тәмамлый һәм Чакмагыш районында үзаллы эш башлый: башта Яңа Балтач авылында китапханә мөдире, 1956 елдан Чакмагыш авыл балалар китапханәсе хезмәткәре була.
1957 елдан — Чакмагыш район китапханәсе мөдире, 1976—1993 елларда Чакмагыш район үзәк китапханә системасы директоры вазифаларын үти.
Гафарова Зинфира Хөсәен кызы җитәкчелек иткән китапханә җыелма каталоглар төзү, китапханә системасын үзәкләшү буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбе була.
Мактаулы исемнәре
Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988) Ленин ордены иясе (1976)
Сылтамалар
Ғафарова Зинфира Хөсәйен ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Бүздәк районында туганнар Төркем:5 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1936 елда туганнар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе