Светлана Ирек кызы Ишморатова (20 апрель 1972 ел) — биатлончы, Россиянең атказанган спорт мастеры. Россия Биатлончылар берлегенең идарә әгъзасы.
2016 елның 5 февраленнән Мәскәүнең ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы подполковнигы.
Милләте — татар-башкортТурин 2006: Светлана Ишмуратова «Мучаюсь от бессонницы» — biathlon.com.ua. Әти-әнисе — Зинәйдә һәм Ирек Ишморатовлар — чыгышы белән Башкортостаннан. Атасы Ирек Мөсәлим улы Салават районы Саргамыш авылыннан, әнисе Зинаида Фәтхетдин кызы Архангель районының Югары Ләмәз авылыннан.
Биографиясе 2006 елгы Кышкы олимпия уеннарында биатлон буенча ялгыз калдыру һәм эстафетада ике алтын медаль яулый. Солт-Лейк-Ситида үтә торган 2002-нче елгы Кышкы олимпия уеннарында бронза медалҗга лаек була.
Биш тапкыр дөнья чемпионкасы — (2001, 2003 һәм 2005) эстафетада, катнаш эстафетада (2005) һәм команда узышында (1998).Ике көмеш медаль иясе (масс-старт, 2003, эстафета, 2004), бер бронза медале бар (куышу узышы, 2003). Җәйге биатлонда икеләтә дөнья чемпионкасы (1999).
Биатлон буенча Дөнья кубогында иң яхшы нәтиҗә — 2000 һәм 2006 елларда 6 нчы урын.
1996 елда бер тапкыр чаңгы буенча Дөнья кубогы өчен ярышта катнаша.
2007 елның 2 декабрендә РФ бишенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Запастагы подполковник. 2016 елның февралендә Россия Оборона министры Сергей Шойгу карары белән ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Почёт ордены (Россия) (2007) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, спорттагы югары казанышлары өченУказ Президента Российской Федерации от 22 февраля 2007 года № 204 II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2003) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, 2002 елда Солт-Лейк-Ситидагы Олимпия уеннарында спорттагы югары казанышлары өчен .Указ Президента Российской Федерации от 5 мая 2003 года № 502
Аның турында
Упорство и любовь: биография биатлонистки Светланы Ишмуратовой. «Sportobzor.ru» сайты, 2015, 3 февраль«Sportobzor.ru» сайты, 2015, 3 февраль. Абдуллина Л. Җилдәй генә җитезлегең. — «Яшьлек» гәзите, 2006, 7 март Светлана Ишморатова әти-әнисе йортында.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Профиль IBU Профиль FIS
Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Зылатауста туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Чиләбе өлкәсендә туганнар Төркем:1972 елда туганнар Төркем:20 апрель көнне туганнар Төркем:Татар спортчылары