Тәбрис Яруллин, Тәбрис Мөдәррис улы Яруллин (1986 елның 21 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Ары) ― 2012―2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе. 2020―2024 елларда Милли китапханә директоры урынбасары. 2024 елның сентябреннән Казанның Мәскәү базары арт-директорыРузилә Мөхәммәтова. Тәбрис Яруллин Мәскәү базарына эшкә чыккан. Татар-информ, 10.09.2024
Тәрҗемәи хәле 1986 елның 21 сентябрендә ТАССРның Әтнә районы Ары авылында туа.
2008 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.
2010―2012 елларда Бөтендөнья татар конгрессының рәис урынбасары.
2012―2019 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе.
2020 елның августыннан 2024 елның сентябренә кадәр ― Татарстан милли китапханәсенең мөдир урынбасары.
2024 елның сентябреннән ― Казанның Мәскәү базарында көнкүреш культурасы белән бәйле яңа проект җитәкчесе (арт-директор)Рузилә Мөхәммәтова. Тәбрис Яруллин Милли китапханәдәге вазифасыннан китте. Татар-информ, 3.09.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар "Тәбрис Яруллинның китүе яшьләргә басым буларак кабул ителә". Римма Әбдрәшитова, Азатлык радиосы, 13 июнь 2019 Тәбрис Яруллин: «Татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк». Шәһри Казан, 24 июль 2018 Тәбрис Яруллин: «Хатынны әни сайлады». Гөлүсә Закирова, "Мәгариф" журналы, 15.02.2016
Төркем:Шәхесләр:БТКТөркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар