Юлдашева Тамара Ишбулды кызы, Тамара Искәндәрия (10 июнь 1958 ел) — башкорт шагыйре, журналист, һәм тәрҗемәче. 2010 елдан «Акбузат» балалар журналының баш мөхәррире. 1992 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар, 2004 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугать хезмәткәре (2012).
Биографиясе Тамара Юлдашева (кыз фамилиясе Искәндәрова) 1958 елның 10 июнендә Башкорт АССРының (хәзер Башкортстан Республикасы) Ишембай районы Кыявык авылында туган. Янырыр урта мәктәбен тамамлагач, Ишембай трикотаж фабрикасында тегүче булып эшли, 1976-1981 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус бүлегендә югары белем ала.
1981 елдан алып хәзергәчә, Тамара Искәндәрия җөмһүрият матбугатында һәм мәгълүмать чараларында эшли. «Йәншишмә», «Яшьлек», «Башкортстан» газеталары, Башкортстан радиосы һәм телевидениесе, «Ватандаш», «Башкортстан кызы» журналлары аша халыкка җиткергән сүзе һәр чак саллы, төпле, акыллы, җылы, эчкерсез булуы белән игътибарны җәлеп итә. Әле Тамара Искәндәрия — «Акбузат» балалар журналы баш мөхәррире. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре.
Китаплары
Тояҡтар йыры: Шиғырҙар // Йәш тауыштар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987. — 128 бит. Ер менән Күк араһында: Шиғырҙар. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1992. — 80 бит. Ете даръям: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 1999. — 208 бит. Аҙнабикә: Поэма. — Өфө,2004. Аҙнабикә. Азнабика, мать Салавата: Поэма (башҡорт, рус телдәрендә). — Өфө, 2006. Көн менән Төн сиге: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2008. — 296 бит. Моң-тәлгәш: Шиғырҙар. — Өфө: Китап, 2013. — 303 бит. Шашка иленә сәйәхәт: Фантастик хикәйәләр. — Өфө: Китап, 2013. — 16 бит. Бәрәкәтле көн: Әкиәттәр, хикәйәләр.— Өфө: Китап, 2016. — 80 бит. Каменная река: Стихи, поэма. — Уфа: ИНЕШ, 2016. — 96 стр. Бир биште, бына усым!: Шиғырҙар. — Өфө, Аҡбуҙат, 2016. — 16 бит. Там, там, Тамсыҡай!: Әкиәттәр, хикәйәләр, шиғырҙар. — Өфө, Аҡбуҙат, 2017. — 55 бит. 2025 елда Казанда «Язучы» нәшриятында татар телендә «Озын төннән соң таң» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкканЛейла Аралбаева. В Казани презентовали книгу башкирской поэтессы Тамары Искандерии. Башинформ, 16.12.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре 2021 ― Салават Юлаев ордены 2025 ― Россия Язучылар берлегенең Пушкин алтын медалеЛейла Аралбаева. Башкирская поэтесса Тамара Искандерия награждена Золотой Пушкинской медалью. Башинформ, 21.02.2025 Искәрмәләр
Әдәбият Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1
Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1958 елда туганнар Төркем:10 июнь көнне туганнар Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары