Илфат Камалиев ― актер, Татарстан Республикасының атказанган (2008) һәм халык (2019) артисты. Тәрҗемәи хәле 1973 елның 6 гыйнварында ТАССРның Биектау районы Дөбьяз авылында туа.

1996 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый.

1994 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.

Фильмнар өчен сценарийлар яза - "Сөмбел" (2021).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2008 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты 2019 ― Татарстан Республикасының халык артисты 2023 ― «Рухи бердәмлек өчен» медале Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды. Татар-информ, 11.10.2023 В Московской Соборной мечети прошел торжественный прием для актеров театра им. Габдуллы Кариева. Совет муфтиев России, 10.10.2023 Искәрмәләр

Сылтамалар

Камалиев Илфат Дамир улы. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Илфат Камалиев: «Миңа тәвәккәллелек җитми». Лилия Локманова. «Безнең гәҗит». 2013, №44 (7 ноябрь)

Моны да карагыз

Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары