Ави Вигдерзон (ивр. ‏אבי ויגדרזון‏‎),(1956 елның 9 сентябрендә, Хайфада туган) - Израиль математигы, дискрет математикасы һәм компьютер фәннәре өлкәсендә белгеч, халыкара премияләр, шул исәптән Абель премиясе (2021) лауреаты. Биографиясе Ави Вигдерзон 1956 елда туган. 1980 елда Технионны тәмамлаган һәм АКШ-ына Принстон Университетына юнәлгән, анда ул 1983 елда Ричард Липтон җитәкчелегендә исәпләү катлаулыгы өлкәсендә эше өчен Ph D дәрәҗәсенә ия булган. Берникадәр вакыт Берклида Калифорния Университетында, Сан-Хоседа IBM Almaden Research Center-да һәм Математика Фәннәре Өйрәнү Институтында эшләп, 1986 елда ул Иерусалимда Еврей Университетында эшли башлаган. 1999 елда Ави Вигдерзон АКШ-ында Перспектив Өйрәнүләр Институтында урын алган һәм 2003 елда Перспектив Өйрәнүләр Институтында даими эшләр өчен Еврей Университетыннан эштән күчкән. Бүләкләр 1994 — Неванлинна премиясе 2008 — Гиббс лекциясе 2009 — Гёдель премиясе 2018 — ACM Fellow 2019 — Кнут премиясе 2021 — Абель премиясе

Академияләрдә әгъзалыгы АКШ Милли Фәннәр Академиясе (2013) Сылтамалар Шәхси бите

Төркем:Математиклар