Нурмөхәммәт Хөсәенов, Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов (1954 елның 31 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Бишбүләк районы, Мәнәвез-Мәскәү ― 2025 елның 23 мае, РФ, БР, Бәләбәй) — җәмәгать эшлеклесе, Бәләбәй татар гимназиясен оештыручы һәм беренче директоры. Башкортстанның мәгариф отличнигы. Татар теленең чагыштырма лексикологиясе турындагы хезмәтләр авторы.
Тәрҗемәи хәл 1954 елның 31 августында БАССРның Бишбүләк районының Мәнәвез-Мәскәү авылында туа. 1987 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлый. Башкортстандагы Бәләбәйнең 17№ мәктәбендә тарих укыта. 1989 елда Татар иҗтимагый үзәгенең җирле бүлеге эшчәнлегендә катнаша башлый. Оешма тырышлыгы белән шәһәрнең өч мәктәбендә татар һәм чуаш телләре укытыла башлый. Оешманың татар мәктәбен ачу таләбе буенча шәһәр советы үз планнарына 264 урынлык татар гимназиясе ясау кертә. 1994 елдан Н. Хөсәенов — Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясенең директоры. 1995 елның 31 августыннан гимназия үз бинасына ия була һәм эшен башлап җибәрә. Бу - Татарстаннан читтәге иң беренче татар гимназиясе була. 1996 елда гимназия каршында сәнгать бүлеге эшли башлый.
Үзе язганча, «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты». Егерме ел арада күп тапкыр хакимиятләр тарафыннан вазифадан куылып, мәхкәмә аша урынында торгызыла алган. Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бәләбәйдә татар гимназиясе булдырмас өчен, түрәләр нык тырышты» Гиназияне 2015 елның 11 мартына кадәр җитәкли. Бу юлы пенсия яшенә җитү сылтавы белән соңгы тапкыр вазифадан куыла.
2025 елның 23 маендаБәләбәй Гимназиянең элекке директоры, күп китаплар авторы, милләтпәрвәр шәхесебез Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат. Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан, 23.05.2025 71нче яшендә вафат Умер педагог, заявивший Путину в 2002-м, что «быть татарином в Башкирии нелегко». Бизнес-Онлайн, 24.05.2025Кайгылы хәбәр. Агыйдел дулкыны в Телеграм, 24.05.2025. В.В. Путин алдында ясаган чыгышы Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда “Башкортстанда татар булу авыр”, — дип чыгыш ясап татар дөньясына танылды. Шуннаң соң аңа һәм җитәкләгән гимназиягә каршы административ басым башлана. 20 тапкыр ачылган административ эш буенча мәхкәмә утырышлары була. Искәрмәләр
Сылтамалар Нурмөхәммәт Хөсәенов: Кыйналсам да, мин – оптимист. Римма Әбдрәшитова, "Ирек мәйданы" Нурмөхәммәт Хөсәенов мәхкәмәләшүен дәвам итәчәк. Мөнир Вафин, Азатлык радиосы, 16 март 2016 Түрәгә каршы барсаң, эшсез каласың? . Айгөл Закирова, Безнең гәҗит, 2015, №27 (8 июль)
Төркем:Татар милли хәрәкәте шәхесләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Мәктәп директорлары