Ришат Гамир улы Гыймаев (, ), Тимәш, Лениногорск районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — һөнәри хоккейчы һәм тренер.

Тормыш юлы Ришат Гыймаев 1964 елның 2 февралендә Татарстан АССРның Лениногорск районы Тимәш авылында туа. 1989—1992 елларда ССРБ чемпионатында Казан «Итиль» командасы өчен күчмә турнирында уйный. 1991 елда ССРБның соңгы чемпионатында даими сезонда дебют ясый. Турнирда 30 матч уйный һәм 1 алка кертә. 1992—1994 елларда Әлмәт һәм Самар командалары өчен Русиянең икенче лигасында чыгыш ясый.

1995 елдан 1997 елга кадәр Түбән Кама «Нефтехимигы» өчен Русия чемпионатында уйный. Ике сезонда 59 очрашуда катнаша һәм 8 алка кертә. 1997 елдан 2000 елга кадәр Әлмәтнең «Нефтяник» клөбы өчен чыгыш ясый, анда уенчы карьерасын тәмамлый.

2002 елда «Нефтяник»ның баш тренеры ярдәмчесе була, ә киләсе сезонда команданы җитәкли. Клуб белән 12 ел рәттән җитәкчелек итә. 2014 елда, Юрий Мордвинцев отставкага киткәннән соң, команданы тагын 3 елга җитәклиВозвращение Гимаева и все лучшее за неделю в ВХЛ. Команда белән 2016 елда Братина кубогын яулый. 2016/17 сезоныннан соң баш тренер вазифасыннан отставкага китә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Гимаев, Ришат Гамирович — статистика на «Eliteprospects.com» (англ.)

Төркем:«Ак Барс» ХК уенчылары Төркем:Русия хоккейчылары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт