Харис Мөлеков (1 октябрь 1938 ел — 28 октябрь 2012 ел) — галим-физик, техник фәннәр докторы (1998), профессор (2004), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001).
Тәрҗемәи хәле Харис Якуп улы Мөлеков 1938 елның 1 октябрендә Башкорт АССРның Архангел районы Югары Ләмәз авылында туган.
Белорет районы җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Инҗәр урта мәктәбендә белем ала. Аннары Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә.
1961 елда югары белем алып чыга. Берникадәр эшләгәч, Свердловск шәһәрендә аспирантурада укуын дәвам итә һәм Дондагы Ростовның югары уку йортында фән кандидатлыгына диссертация яклый. Фәнни эшчәнлеге 1967 елдан шул шәһәрдәге авыл хуҗалыгы машиналары эшләү институтында хезмәт эшчәнлеген башлый
1972 елдан Башкорт дәүләт университетында укыта.
1977 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтының гомуми физика кафедрасы мөдире.
1986 елда Металлның югары пластиклыгы проблемалары институтында (ИПИ) эшли, бер үк вакытта 2003 елдан Уфа дәүләт авиацион техник университетында укыта.
1998 елда «техник фәннәр докторы» темасына диссертация яклый.
2004 елда профессор дәрәҗәсе бирелә.
Харис Якуп улы Мөлеков күп аспирантларның остазы, яшьләрне фән юлына бастыруда зур өлеш кертә.
150 фәнни хезмәт язган һәм уйлап табу буенча бер хезмәте барМөлөкөв Харис Яҡуп улы..
Фәнни хезмәтләре Влияние структуры сплава Ni2.16Mn0.81Fe0.05Ga на температурную зависимость намагниченности //Доклады Российской Академии наук. 2005. Т.400. № 3 (соавт.); Магнитные свойства магнитоупорядоченных металлов и сплавов с субмикрокристаллической структурой ДИЛАТОМЕТР ДЛЯ ИЗМЕРЕНИЯ ТЕПЛОВОГО РАСШИРЕНИЯ ОБРАЗЦОВ МАЛЫХ РАЗМЕРОВ Чыганаклар Мулюков Харис Якупович Н. Миһранов. Классташым Харис — фән докторы
Сотрудники кафедры физики и технологии наноматериалов
Төркем:1 октябрь көнне туганнар Төркем:1938 елда туганнар Төркем:Архангель районында (Башкортстан) туганнар Төркем:БАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Физиклар