Миңлегөл Хисамова - (1 октябрь 1948 ел) — мәгариф ветераны, шагыйрь. 1993 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рәсәй Федерациясенең мактаулы гомуми белем хезмәткәре.

Биографиясе Миңлегөл Сәлимҗан кызы Хисамова 1948 елның 1 октябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Ялчыкай авылында туган.

Уфада 1нче республика мәктәп-интернатын тәмамлый, шуннан башкаланың пыяла-сүс заводында оператор булып эшкә керә.

1967-1972 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Аны тәмамлаганнан соң, «Совет Башҡортостаны» газетасында эшли.

1973-1975 елларда Югары Кышы урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта, аннары Күмертау һәм Уфа шәһәрләрендә мәктәптә балалар белән эшли.

Китаплары

Туган туфрак яктысы / «Җиде чишмә» тупланмасында: Шигырьләр. — Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 28 бит. «Чиялек җыры» (1992) «Сары мәтрүшкә» (1993) «Буран моңы» (1996), «Тынлыкларда калам» (1998)

Өстәмә мәгълүмат

Миңлегөл Хисамова — шагыйрь Зөһрә Котлыгилдинаның бертуган апасы.

Чыганаклар

Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.

Әдәбият

Башкорт шигърияте антологиясе Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Куергазы районында туганнар