Лилия Николаевна Маврина (1965 елның 7 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. IV, V һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Икътисад фәннәре кандидаты.
Тормыш юлы Лилия Маврина 1965 елның 7 августында Казанда туаСправочник персоналий tatarstan.ru. 1988 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын «Инженер-системотехник» белгечлеге буенча тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, Казан авиация институтында оештыру эшләре буенча сәркатип урынбасары (1988—1989), ЭВМ кафедрасының ассистенты, өлкән укытучысы (1989—1995) булып эшли.
1995—1998 елларда — Казан шәһәре администрациясенең аз керемле халык катламнарын социаль яклау идарәсе баш белгече, башлыгы урынбасары. 1998 елдан — «Иске татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгы префектурасында аппарат җитәкчесе — префект урынбасары. 2000 елдан Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары, 2003 елдан-башлыгы. 2004 елдан Казан администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары, аппаратның оештыру-аналитика идарәсе башлыгы. 2006 елдан — Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – оештыру идарәсе башлыгы. 2007—2009 елларда — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе рәисе.
2009 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV нче чакырылыш, 2014 елда V нче чакырылыш, 2019 елда VI нче чакырылыш депутаты итеп сайланаКто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов. Дәүләт Советы Президиумы һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасыМаврина Лилия Николаевна / ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ.
Бүләкләр
2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2018 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале; 2018 — Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Мактау грамотасы — Россия Федерациясендә парламентаризмны үстерүдәге һәм Татарстан Республикасы законнарын камилләштерүдәге казанышлар өчен; 2018 — Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының мактау билгесе; 2020 — «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәт өчен» аерымлык билгесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Маврина Лилия Николаевна
Моны да карагыз
Төркем:Казанда туганнар Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр