Сөббух Рәфыйков исемендәге премия () – Татарстанның Зәй муниципаль районы хакимияте 1991 елда гамәлгә куйган бүләк. Күренекле язучы, сәяси золым корбаны Сөббух Һади улы Рәфыйков (15.07.1913 ― 21.11.1971) исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган Именитые люди района. Официальный сайт Заинского муниципального районаЮ 24.12.2015.
Тарих
Озак еллар халык дошманы исемен күтәреп, зур авырлыклар кичергән Сөббух Рәфыйковның 1957 елдан соңгы 14 ел гомере, иҗаты Зәй шәһәре белән тыгыз бәйләнештә. 1957 елны аның «Ак төннәр» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. «Беренче яз» (1958), «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» романнары Зәйдә яшәгән чорда язылган. Зәйлеләргә язучы үз әсәрләрендә тирән рәхмәтле булуын белдерәНиколай Шамионов. Сөббух Рәфыйков: «Тоткынлыкта туңган тәнемне, җанымны Зәй эретте...» .
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия Зәй муниципаль районы хакимияте тарафыннан 1991 елда гамәлгә куелган. Әлеге премия Зәй муниципаль районы башлыгы карары нигезендә 2 елга бер мәртәбә бирелә Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды. Татар-информ, 16.07.2019.
Статус Премия милли мәдәниятне (әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декоратив-гамәли, сынлы сәнгать) үстерүгә зур өлеш кертеп, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, әсәрләре, хезмәтләре үзенчәлекле автор стиле, яңалыгы, кабатланмаганлыгы белән аерылып торган эшләр өчен аерым шәхесләргә яки коллективларга бирелә. Премия бирү буенча комиссия тәкъдим иткән эшләрне карап, муниципаль район Уставының 39нчы маддәсенә нигезләнеп, район башлыгы карар чыгара. Лауреатларга премия, кагыйдә буларак, язучыны искә алу кичәсендә (Зәй шәһәренең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсе яки музык мәктәбе бинасы, 15 июль) бирела. Лауреатларга диплом, сертификат (акчалата бүләк) тапшырыла.
Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары
2021 ел ? 2019 ел Чепурная Надежда Семеновна ― рус телендә иҗат итүче шагыйрә, хәйрияче Үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. msu.tatarstan.ru, 15.07.2019.
2017 ел Хрулев Виктор Васильевич ― рәссам, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Цыганов Сергей Александрович ― рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Вручение премии имени Суббуха Рафикова. Заинская центральная библиотека, 21.07.2017.
2015 ел 2015 елга кадәр Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә 35 Зәй районының төрле тармакларында эшләүчеләр, төрле иҗат коллективлары, республика күләмендә танылган шәхесләр лаек булган. Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы (1939) ― әдәбият галиме, академик, филология фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе. «Татмедиа» АҖ «Зәй телевидениесе»нең татар бүлеге коллективыЗәйдә Сөббух Рәфыйков премиясе якташыбыз, академик Хатыйп Миннегуловка һәм Зәй телевидениесенең татар бүлеге коллективына тапшырылды. «Сегодня в Заинске», 21.07.2015.
2013 ел Әхәтов Равил Әхнәф улы ― һәвәскәр рәссам, агачтан сын ясау остасы; Гомәров Хәниф Әхмәт улы (Югары Пәнәче) ― язучы, композитор, спортчы ― СССРның спорт остасы; Шиапов Фазыл Әгъләм улы ― рәссам һәм сынчы Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирү турында. Зәй районы рәсм сайты, 12.07.2013.
2008 ел Әлфия Җиһаншина (Югары Пәнәче)
2005 ел Вәли Һадиуллин (Югары Пәнәче)Клара Ермолаева. Югары Пәнәченең өч кешесенә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирелгән. «Зәй офыклары», 7.12.2020. 1999 ел Максимов Геннадий Григорий улы (1955) ― музыкант-баянчы, педагог, композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тазирова. Моңнар булып кайтсын җырларым. «Безнең мирас», 21.04.2015
Башка елларда Гарифуллин Дамир Хәйрулла улы ― төбәк тарихчысы; Госман Мухамов «Мирас» ансамбле Хәтфир Җиһаншин ― виртуоз баянчы, «Умырзая» халык вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сылтамалар Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә кандидатлар тәкъдим итү бара. Зәй районы рәсми сайты
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Зәй районы Төркем:Сөббух Рәфыйков