Мөхәмәдиева Халисә Мәсгүт кызы (иҗади псевдонимы Халисә Рәйхан; 19 июнь 1956 ел) — журналист, шагыйрь һәм язучы. 1989 елдан СССР Журналистлар берлеге, 2018 елдан — Башкортстан һәм Рәсәй язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (1999).

Биографиясе Халисә Мәсгүт кызы Мөхәммәдиева (кыз фамилиясе Шәмсетдинова) 1956 елның 19 июнендә Башкортстан АССРның Нуриман районы Кушкүл авылында туган.

Күрше Байгилдедә урта мәктәпне тәмамлагач, шунда ук бер ел пионервожатый булып эшли. 1974 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга керә. 1979 елда БДУ-ны кызыл дипломга тамамлап, юллама буенча Туймазы каласына эшкә җибәрелә. Анда «Ленин юлы» — «Ленинский путь» район газетасында әдәби хезмәткәр, баш мөхәррир урынбасары була. Редакция карамагында оештырылган «Алтын башак» төбәк әдәби иҗат оешмасында җитәкчелек итә. 1986 елда КПСС өлкә комитеты күрсәтмәсе белән Уфага, Башкортстан радио һәм телевидение буенча дәүләт комитетына эшкә күчерелә. Башта телевидениенең балалар редакциясендә мөхәррир, олуг мөхәррир була, аннары халык хуҗалыгы редакциясендә хезмәт итә, ә 1991 елдан 2012 елга кадәр «милләтара тапшырулар иҗат беләшмәсе"ндә җитәкчелек итә. 19 ел татар телендәге «Рәйхан» тапшыруы авторы һәм алып баручысы була, 2010 елдан 2012 елның октябренә чаклы «Орнамент» тапшыруын эшләп эфирга чыгара.

1980 елдан — КПСС, 1989 елдан — ССРБның Журналистлар берлеге әгъзасы.2018 елдан БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗади эшчәнлеге Халисә Мөхәммәдиева әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә. 2005 елда аның хикәяләр, әкиятләр һәм шигырләр тупланган «Кышкы яңгыр» дигән китабы дөнья күрде. Авторның ншигырьләренә бик күп җырлар язылган.

2017 елның маенда Уфадагы «Китап» нәшриятында Хәлисә Рәйханның ике мең данә тираж белән балалар өчен «Бал яратам» дигән китабы дөнья күрде. Шигырьләр җыентыгы кече яшьтәге балаларга, өлкән буынга да багышланган. Җыентыкка Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кереш сүз язган. Басма рәссам Г. Камалованың якты сүрәтләре белән бизәлгәнӨфөлә Халисә Рәйхандың балалар өсөн «Бал яратам» тигән китабы донъя күрҙе. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2017 йыл, 10 май.

Китаплары

Кышкы яңгыр: Хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр. — Уфа: Китап, 2005. Бал яратам: Балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Китап, 2017.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат</a>хезмәткәре (1999).

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Альфия Нафикова. Халиса Мухамадеева: Я люблю людей, мне ни интересны. Работники экрана трудится исключительно для зрителей. Газета «Җөмһүрият Гербы», 15 апреля 2009 года; № 73 Роман Никольский. Халиса Мухамадеева: жизнь в кадре. Атналык «Ватандаш»

Сылтамалар

Сайт историко-краеведческого музея Байгильдино сельского лицея. Деятели культуры. Халиса Мухамадеева

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Русия язучылары Төркем:Шәхесләр:Нуриман районы Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Нуриман районында туганнар Төркем:Телетапшырулар алып баручылар