Сью Графтон (; 24 апрель 1940, Луисвилл, Кентукки — 28 декабрь 2017, Санта-Барбара, Калифорния) — детектив жанрда иҗатчы Америка сәясәтче, детектив жанрның күп абруйлы әдәби премияләренә ия булучы. «Алфавитная серия» әсәренең авторы буларак киң билгеле, анда төп персонаж булып уйдырма Санта-Тереза шәһәренән шәхси детектив Кинси Милхоун тора.

Биографиясе Сью Графтонның әтисе Корнелиус Графтон детектив жанр авторы була. Язучының әтисе дә, әнисе дә пресвитериан миссионерлары балалары була. Әтисе юрист, муниципаль облигацияләр белән шөгелләнгән, ә әнисе урта мәктәптә химия укытучысы булып эшләгән. Икенче дөнья сугышыннан соң язучының әти-әнисе хәмер белән бәйле проблемалар кичерә башлый, һәм Графтон болай дип сөйли: «Биш яшьтән һәм соңыннан миңа үземне үзаллы тәрбияләргә туры килә».

Графтон һәм аның олуг апасы Энн Луисвиллда үсә, анда Сью урта мәктәпне тәмамлый. Соңрак ул Луисвилл университетына (беренче курс) һәм Көнбатыш Кентукки (хәзер Көнбатыш Кентукки университеты) педагогия колледжына йөри, 1961 елда Луисвилл университетын тәмамлардан алда, инглиз әдәбияты һәм сынлы сәнгать һәм гуманитар фәннәр бакалавры дәрәҗәсен ала.

Укуны тәмамлап, Графтон шәһәр дәваханасында регистратурада, шулай ук Санта-Моникада һәм Санта-Барбарада кассир һәм медицина секретаре булып эшли.

1960 елда Графтонның әнисе эчкелек һәм тәмәке тартудан барлыкка килгән муен яман шешенә операциядан соң өйгә кайткач үз-үзенә кул сала. Әтисе 1982 елда вафат була.

Әдәби эшмәкәрлеге Графтонның әтисе детектив әдәбиятне ярата һәм үзе дә яза. Ул Графтонны язу һәм мөхәррирләү барышы белән таныштыра, аны язучы булырга дәртләндерә. Графтон 18 яшендә илһамланып яза башлый, ә дүрт елдан соң башлангыч романын тәмамлый. Ул язуын дәвам итә һәм тагын алты роман яза. Җиде романының икесе («Дения Кезиа» и «Война Олли-Мадонна») басылып чыга. Соңрак Графтон үзенең баштагы биш басылып чыкмаган романнарын юк итә.

Беренче романнарына дан алмагач, Графтон киносценарийлар яза башлый. Киләсе 15 ел дәвамында (1973 елдан алып 1989 елга кадәр) телевизион фильмнар өчен сценарийлар өстендә эшли. Аның «Хождение по огню» фильмы сценарие 1979 елда Кристофер премиясына лаек була, бу бүләк 1949 елдан АКШ-та продюсерларга, режиссерларга һәм китап язучыларга, фильм һәм телевизион сценарийлар өчен бирелә.

Аның сценарийлар язу өлкәсендәге тәҗрибәсе аны хикәяне структурлаштыру, диалоглар язу һәм эзлекле вакигалар булдыру нигезләренә өйрәтә. Тиздән Графтон нәфис әдәбият язуга әйләнеп кайтырга әзерлеген тоя. «Аерылышканда һәм опека вакытында алты ел дәвам иткән ачы сугышны», үзенең элеккеге ирен яралау яки үтерү ысулларын ул күз алдына китерә. Аның фантазиялары шул кадәр ачык була, аларны язып алырга карар итәWhite, Claire E. «A Conversation with Sue Grafton». Writers Write. Retrieved February 8, 2007 [White, Claire E. «A Conversation with Sue Grafton». Writers Write. Retrieved February 8, 2007] .

Әлифба сериясен булдыру 1982 елда Сью детектив «Алфавитная серия» әсәре өстендә эшли башлый. Башлангыч детектив «А» дип атала — димәк алиби". Ары «Б.» һәм башкалар. Бу сериянең героинясы Кинси Милхоун, үзенең урынын бу детектив жанр юнәлешендәге «текә» ир-егетләр» арасында ышанычлы таба.

Графтонның әсәрләре 28 илдә һәм 26 телдә басылып чыгаLoosemore, Bailey (December 29, 2017). «Sue Grafton, internationally acclaimed mystery author and Louisville native, dies». Louisville Courier-Journal.. Голливудта тормыш һәм эш Сьюга шул кадәр авыр тәэсир итә, шуңа күрә үзенең детективларын хәтта үзе үлгәннән соң да экранлаштырырга рөхсәт итмиCarlson, Michael (January 3, 2018). «Sue Grafton obituary». The Guardian. Retrieved February 23, 2018.. Графтон стиле өчен кыска детектив уйдырма хас. Стиле еш кына «кыска, җиңел, зирәк» дип сүрәтләнә.

Сью Графтон 77 яшендә сөт бизендә яман шеше белән ике ел көрәшкәннән соң вафат була.

Әлифба сериясе

1982 — 1. A is for alibi — «А» — значит алиби 1985 — 2. B is for burglar — «Б» — значит безнаказанность («Б» — значит безопасность) 1986 — 3. C is for corpse 1987 — 4. D is for deadbeat 1988 — 5. E is for evidence 1989 — 6. F is for fraud 1990 — 7. G is for gumshoe 1991 — 8. H is for homicide 1992 — 9. I is for innocent — «Н» — значит невиновен 1993 — 10. J is for judgment — «К» — значит кара 1994 — 11. K is for killer — «У» — значит убийца 1995 — 12. L is for lawless 1996 — 13. M is for malice 1998 — 14. N is for noose 1999 — 15. O is for outlaw 2001 — 16. P is for peril — «П» — значит погибель 2002 — 17. Q Is for quarry 2004 — 18. R Is for Ricochet 2005 — 19. S Is for Silence — «М» — значит молчание 2007 — 20. T Is for Trespass 2009 — 21. U Is for Undertow 2013 — 22. W Is for Wasted 2015 — 23. X 2017 — 24. Y Is for Yesterday

Бүләкләре Сью Графтонның әдәби иҗаты Эдгар По, Shamus, һәм өч тапкыр Энтони бүләкләре белән билгеләнгән. Ул детектив язучыларның Америка ассоциациясе президенты итеп сайлана. 2004 елда язучы Росс Макдоналд һәм «Марло» наградаларына лаек була

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Детектив язучылар Төркем:24 апрель көнне туганнар Төркем:1940 елда туганнар Төркем:28 декабрь көнне вафатлар Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Калифорниядә вафатлар Төркем:Әлифба буенча язучылар